Логотип Магариф уку
Цитата:

Шомбыт мәктәбе – сыйфат гарантиясе

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган катнашучыларның конкурс эшләрен бастырабыз. Балык Бистәсе районының Шомбыт урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе КӘРИМУЛЛИНАның...

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган катнашучыларның конкурс эшләрен бастырабыз. Балык Бистәсе районының Шомбыт урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе КӘРИМУЛЛИНАның  «Шомбыт мәктәбе – сыйфат гарантиясе»  дип аталган язмасы «Минем мәктәбем» номинациясендә өченче урын яулады. 


10 ел. Күп тә түгел, әз дә түгел. Ә уйлап карасаң, туган мәктәбемнең ишеген укытучы буларак ачып керүемә җәйгә нәкъ 10 ел тула. Минем беренче булып дәрескә кергән 2 нче сыйныфлар быел инде чыгарылыш укучылары.
Олы тормыш юлына чыгучы бу балалар туган мәктәпләрен искә алырлармы? Укытучыларын онытмаслармы? Күңелдә мең төрле сорау, әмма шунысын яхшы беләм: Шомбыт урта мәктәбе укучылары беркайчан да югалмас. Мәктәбебез, беренче карашка, башкалардан әллә ни аерылмый да кебек, иллә андагы күңелгә үтәрдәй җылылык, рәхәтлек башка бер җирдә дә юктыр сыман...Ни өчен шулай икәнен төрле яклап ачыклап карыйк әле. Беренчедән, монда тәҗрибәле, үзара дус-тату укытучылар белем һәм тәрбия бирә. Мөгаллимнәребез белем биреп кенә калмый, балаларны яңа үрләр яуларга, мөстәкыйль тормышта яшәү серләренә дә өйрәтә. Һәр баланың үсешенә, мөмкинлекләренә игътибар итәргә тырышабыз. Әлеге эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе күз алдында: төрле дәрәҗәдәге конференцияләр, фәнни-гамәли укуларда призлы урыннар яулыйбыз. Мәсәлән, 5 нче сыйныф укучысы Әдилә Шакирова укучыларның һәм студентларның II республикакүләм “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән Габделхак Каюмов фәнни-эзләнү укуларында 2 нче урын яулады, 6 нчы сыйныф укучысы Рамин Фәйзуллин II республикакүләм “Туган җир сулышы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучыларыбыз үз фәннәрен тирәнтен өйрәнүдә укучыларны кызыксындыра беләләр. Балаларыбыз төрле конкурс, олимпиадаларда катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Укытучыларыбыз шулай ук күп тапкырлар үзләренең компетентлыгын төрле дәрәҗәдәге профессиональ бәйгеләрдә исбат итте. “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгеләрендә ел саен уңышлы чыгышлары белән сөендерәләр.
Коллективыбыз бик зур булмаса да, “Безнең иң яхшы укытучыбыз”, “Өлкән укытучы” һәм башка грантлар белән бүләкләнүчеләребез күп.
Инновацион мәктәп булгач, без заманнан калышмаска, һәрвакыт алда, эзләнүдә буырга тырышабыз. Мәгълүмати-коммуникацион технологияларны актив кулланабыз. Төрле он-лайн конструкторларны, мобиль кушымталарны дәресне кызыклы итү һәм балаларның белем үзләштерүен тиз генә тикшерү өчен бик уңайлы дип саныйбыз. Укучыларыбыз берничә ел инде республикада үткәрелгән “It – чемпион” бәйгесендә актив катнашып, үзләренә заманча телефоннар, ноутбуклар отты, ә мәктәп исә телевизор белән бүләкләнде. Укытучыларыбыз дәресләрендә яңа укыту методикалары, технологияләрне дә бик уңышлы куллана. Бу уңайдан, тәнкыйди уйлау, БиС технологияләре белем дәрәҗәсен үстерүдә бик ярдәм итә.
Безне без иткән бердәмлек һәм тырышлыкка аерым тукталасым килә. Бу сыйфатлар һәркемгә җитәкчебезгә дә, укытучыларга да, техник персоналга да, укучыларга да кагыла. Шул сыйфатлар булганда гына мәктәп яны бакчасыннан мул уңыш алу турында сүз йөртә алабыз. Шомбыт мәктәбе бакчасындагы җиләк, карлыган турында районда белмәгән кеше сирәктер. Район, мәгариф бүлеге җитәкчелеге тарафыннан ел саен уздырыла торган “Иң яхшы мәктәп яны участогы” бәйгесендә дә без җиңүчеләр. Юкка гына халык “Бердәмлектә көч” дими шул. Бергәләп тотынгач, бар җирдә дә уңышка ирешәбез.
2017-2018 уку елында республика күләмендә үткән “Уку елына иң яхшы әзерлек”ле мәктәп бәйгесендә дә җиңү яуладык.
Еш кына безнең мәктәптә район-республиканың башка мәктәпләреннән дә укытучыларны очратырга мөмкин, чөнки безнең укытучылар семинар- конференцияләрдә үз тәҗрибәләре белән һәрдаим уртаклашалар, кызыклы һәм файдалы дәресләр, мастер-класслар, иҗади остаханәләр оештыралар.
Кыскасы, коллектив шатлык булса да, кайгы килсә дә үзара уртаклашып, ярдәмләшеп, бер гаилә булып яши белә. Шуңа күрә мәктәбебез тышкы яктан республикадагы бик күп башка мәктәпләргә охшаса да, аның үзенә генә хас мөхите сизелеп тора. Дуслык, бердәмлек һәм тырышлык, галәмәте болар. Юкка гына районыбызда “Шомбыт – Шомбыт инде ул, Шомбыт мәктәбе тотынса, барын да булдыра, кемгә караганда да сыйфатлырак башкарып чыга”, - димиләр.
Үземнең нәкъ шушы мәктәптә хезмәт юлымны башлап җибәргәнемә һәм 10 елга якын әлеге коллективта хезмәт куюыма язмышыма рәхмәтлемен. Укытучы дипломын кулга алу белән генә укытучы булмыйсың әле ул. Бу хакыйкәтьне мин беренче дәресләремнән үк аңладым. Миңа ярдәмгә тәҗрибәле, игътибарлы хезмәттәшләрем, өлкән укытучылар килде. Зирәк акыллы директорыбыз Фәрзетдинов Рамил Хәсән ул, рус теле укытучысы, директор урынбасары Моталлапова Равия Хаҗиәхмәт кызы, игътибарлы, хөрмәтле Гайнетдинова Равия Мирзахан кызы һ. б. лар киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре белән укытучы һөнәренең асылына төшенергә булыштылар, шуңа да ирешкән һәрбер уңышым уртак тырышлык нәтиҗәсе икәнен аңлап эшлим.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Это интересно

Аудиозаписи

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


РЕКОМЕНДУЕМ