Логотип Магариф уку
Цитата:

Рухны сынау ныгыта

Бер баладан: «Укытучыларның сиңа ошаган иң яхшы бер сыйфатын әйт әле», – дигәч, уйлап та тормастан, «любимчик»лары булмау» дип җавап бирде. Сыйныфтагы бер баланы да аермый, барысына да бертигез карый...

Бер баладан: «Укытучыларның сиңа ошаган иң яхшы бер сыйфатын әйт әле», – дигәч, уйлап та тормастан, «любимчик»лары булмау» дип җавап бирде. Сыйныфтагы бер баланы да аермый, барысына да бертигез карый торган укытучыны ярата икән ул.


Хакыйкатьтә, укытучы гына түгел, хәтта ана кеше дә балаларыннан берсен күбрәк яратырга мөмкин һәм бу – табигый хәл. Ә менә шул күбрәк яратуыңны сыйныфтагы башка балаларга сиздермәү – педагогның бала психологиясен яхшы белүче профессионал булуын күрсәтә дә инде. Тигез карау гына да җитми кайчак. Бала хәленә кереп, бигрәк тә, аның үзбәясе түбәнәйгәндә яки үзен кирәксез бер кеше итеп тойганда ярдәм дә итәргә кирәк. Мондый чакта психологлар төрле алымнар куллана. Менә бер психологның алымы: ул халык алдында чыгыш ясаган вакытта залга мөрәҗәгать итеп:
– Минем кулымдагы бу 500 сумлыкны кем алырга тели? – дип сораган.


Барысы да кул күтәргәннәр. «Сездән берәрегез алганчы мин аның формасын үзгәртәм», – дигән дә, акчаны бөгәрләгән һәм кабат сораган:
– Хәзер дә алырга телисезме?
Тагын барысы да кул күтәргән. «Алайса мин аны тагын башка формага кертәм», – дип дәвам иткән психолог һәм акчаны идәнгә ташлап таптаган. Шуннан соң бөгәрләнгән, бераз пычранган 500лекне кабат күтәреп:
– Хәзер дә аласыгыз киләме? – дип сораган. Тагын кул күтәргәннәр.


– Әйе, сез хаклы. Мин аны нәрсә генә эшләтсәм дә, ул үзенең бәһасен югалтмады, барыбер 500 сумлык булып калды. Тормышта без кайвакыт менә шундый «ташланган», «тапталган» хәлдә калабыз һәм үз-үзебезне «кирәксез бер бәндә» итеп хис итә башлыйбыз. Чынлыкта нинди генә хәлгә төшсә дә, кеше үз бәясен беркайчан да югалтмый. Пөхтә итеп киенгәнме, әллә бөгәрләнгән киемнәрдәнме, мактаганнармы аны, әллә орышканнармы – аерма юк, яраткан кешеләре өчен ул һәрвакыт бәһасез булып калачак.


Ислам дине дә күңел төшенкелегенә бирелмәскә чакыра. Аллаһ Тәгалә адәм баласын җиргә хәлифә яки патша итеп кылган һәм әйткән: «Ул (Аллаһ) үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыгызның яхшырак гамәлле икәнен белмәк өчен…» («Мүлек» сүрәсе, 2нче аять). Динебез аңлатканча, кешегә сынаулар рухын «сындырыр» өчен түгел, киресенчә, ныгытыр өчен бирелә. Дин белгече Хәсән Басри да: «Бәла-казалардан, хәсрәт-сагышлардан дәрес ала белүче генә зирәклеккә ирешә», – дигән. Кешенең характеры төрле проблемаларга очраса гына ныгый, дөресрәге, ныгырга тиеш.


Хикмәт ияләре әйтүенчә, тормыш ул вакыйгалардан түгел, ә шул вакыйгаларга булган мөнәсәбәттән тора. Бер үк хәлгә, мәсәлән, кемнеңдер синнән ярдәм соравына: «Ул мине үзенә кирәктә генә исенә төшерә», – дип тә, «Мине кешеләрнең хаҗәтләре үтәлүенә сәбәпче иткән Аллаһка мактаулар булсын», – дип тә әйтеп була, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһ каршында иң сөекле кеше – адәм балаларына иң күп файда китерүче», – дигән. Ә Коръәндә: «Кеше үзе омтылган нәрсәгә генә ирешәчәк», – диелгән. («Нәҗем» сүрәсе, 39нчы аять).


Хәзер стресслар заманы, дибез. Ә бит аннан котылуның бер ысулы – күңелсез хәлләрнең яхшы ягын табарга өйрәнү. Үзебез генә түгел, балаларыбыз белән бергәләп һәм, иң мөһиме, динебез аңлатканча.


Нурия Әлмиева.


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ