Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабада ике район укучыларын үзенә сыендырган үзгә бер мәктәп бар

Арча белән Саба районнары чигендәге Югары Симет урта мәктәбе ул. Бар укучысы җиде дистәдән дә артмый аның. Ә шулай да ызандаш Арча районыңың Алан авылы балаларын да үзенә сыендырган гыйлем йорты  әле...

Арча белән Саба районнары чигендәге Югары Симет урта мәктәбе ул. Бар укучысы җиде дистәдән дә артмый аның. Ә шулай да ызандаш Арча районыңың Алан авылы балаларын да үзенә сыендырган гыйлем йорты  әле үзе.


DSCN5322


Чит районныкы булсалар да, Югары Симет мәктәбен бик тә үз итә Алан ул-кызлары. Шулай булмыйча?! Мәктәбе тышыннан ук көлеп тора, матди-техник базасы ягыннан да шәһәрнекеләргә биргесез. Иң мөһиме: төпле белем һәм милли тәрбия бирелә биредә. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Югары Симет мәктәбе юкка гына «Татарстанның иң яхшы 20 авыл мәктәбе» исемлегенә кермәгән  шул! Бар фәннәрне татарча укысалар да, укучылары БДИ дигән зәхмәттән һич кенә курыкмый. Әйтик, 2016 елда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырган ике укучысы – 88, ә берсе 98 балл җыйган. Мәктәпнең рус теленнән уртача баллы – 77. ә математикадан – 71,3, инглиз теленнән – 81 балл. Югары Симет мәктәбен узган ел тәмамлаган 11 укучының сигезе югары уку йортларына укырга кергән, шуларның дүртесе педагогик юнәлешне сайлаган. Төрле фәннәрдән үткәрелә торган  олимпиадаларда да сынатмый Симет мәктәбе шәкертләре. Олимпиадаларның муниципаль турында – 12, ә республика турында ике призлы урын яулаган алар. Симет укучылары географиядән һәм татар теленнән республика призерлары булып танылган.


Әйткәнебезчә, мәктәпнең матди-техник базасы күпләрне көнләштерерлек: 13 сыйныф кабинеты, остаханәсе, ашханәсе, спорт залы, китапханәсе бар. Һәр кабинетның интерактив такта яки проектор+экран системасы белән җиһазлануы мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән максатчан файдалалану мөмкинлеге дә бирә үзләренә. Укытучыларының ноутбуклардан файдалануын нәтиҗәле итү өчен, Wi-Fi технологиясе буенча Интернет челтәре көйләнгән. Иң мөһиме: мәктәпләренең диварларыннан ук милли рух, ә укучыларыннан ихласлылык, әдәплелек бөркелеп тора. Хәзер мәктәп авылдагы балалар бакчасын да үз канаты астына  алган. Күрше Мичән   мәктәбе  төп мәктәп булып калгач, аның да X – XI сыйныф укучыларын Югары Симет мәктәбе үзенә сыендырган.


Иң мөһиме: кече яшьтән үк спортны, сәнгатьне, әдәбиятыбызны, яратып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны ихтирам итәргә өйрәнеп үсә Симет мәктәбе балалары. Горурланырлык якташлары гына да ничаклы! Татар тарихында тирән эз калдырган мәгърифәтче авылдашлары, гарәп телендә беренче «Иман шарты»н төзегән Мортаза хәзрәт әл-Симети, үзешчән композитор Шамил Җиһангиров, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артисты Рушан Әсәтов, гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты, үзе үк гармуннар ясау остасы Галинур Галәветдиновлар үзләре генә ни тора! Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевнең дә  әнисе – Рәбига абыстай шушы яктан. Шуңа да мәктәпләрендә күренекле авылдашлары, иҗат әһелләре белән очрашулар, иҗат кичәләре әледән-әле булып тора. «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, мөхтәрәм галимнәребез – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апалары Биктимерова, техник фәннәр кандидаты, балалар шагыйре Ринат абыйлары Нуруллин белән булган очрашу да шуның бер матур чагылышы иде.


DSCN2520

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ