Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабан туе дини дә була

Фотолар «Идел» журналы сайтыннан алындыУраза бәйрәме көнне Аксубай районының  Иске Кыязлы авылында мөселман балаларның сабан туе булды. Шаккатырлык нәрсә түгел – бездә хәзер сабан туйлары ел әйләнәсе...

Фотолар «Идел» журналы сайтыннан алынды Фотолар «Идел» журналы сайтыннан алынды

Ураза бәйрәме көнне Аксубай районының  Иске Кыязлы авылында мөселман балаларның сабан туе булды. Шаккатырлык нәрсә түгел – бездә хәзер сабан туйлары ел әйләнәсендә була, хәтта кышкы сабантуй дигәнгә дә колак ияләнде. Мөселман сабан туен үткәрүне Балтач районы Борбаш авылында Җәлил хәзрәт ун ел элгәре башлап җибәргән иде. Атаклы депутат Фатих Сибагатуллин әйтүенчә, анда былтыр Рөстәм Миңнеханов та булган, бик ошаткан, шундый җыеннарны башка төбәкләрдә дә үткәрергә кушкан. Фатих абзый бу идеяне күтәреп алган, Аксубай районын сайлаган, чөнки Аксубай  хәтта ул кайчандыр җитәкләгән Норлатны да  төрле яктан узып киткән икән! Чынлап, үзе шулай әйтте.


Sabantuj13


 Сабан туен Аксубай имамы Равил хәзрәт Коръән укып башлады. Аңа Җәлил хәзрәт кушылды. Муллалар күп иде монда. Шуңа да сабан туеның мөселманныкы булуына мин тәмам ышандым. Халык та шулай: хәтта тәмәке тартучы да күренмәде. Төнлә яңгыр явып, мәйданны сазга әйләндерсә дә, көндез инде кояш балкый иде, җир дә ярыйсы ук кипшенгән, бәйрәм үз көенә барды. Дөрес, биредә әле Балтач ягындагы кебек моның ише бәйрәмнәр үткәрү тәҗрибәсе юк, шулай да әзерләнгәннәр. Гадәттәгечә, мондый эштә укытучылар җигелеп тарта, аларны оештыруда район мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллинаның роле аерата сизелде. Тарихчы, мәктәп директоры, имам  Рәфыйкъ Насыйровның авылы Түбән Майнадан килгән үсмер кызларның мөнәҗәт әйтүе һәркемне дулкынландыргандыр.


Sabantuj7


 Сабантуена Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килгән иде. Без исә район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән “күчмә киңәшмә” үткәреп алдык, “Гаилә һәм мәктәп” журналының эчтәлеге турында фикер алыштык. Әңгәмәгә Фатих Сибагатуллин да кушылды: “Киләсе саннарның берсендә минем белән интервью урнаштырыгыз, чөнки минем кекбек гаиләне белгән кеше татарда юк, – диде ул. – Һәр хатынымнан (ә берсе әле марҗа!) туган бала чатнатып татарча сөйләшә, дога кыла, Аллага шөкер!” – диде ул.


Sabantuj1


Әлеге әңгәмәне дә, Аксубайдагы хәл-әхвәл хакында да “Гаилә һәм мәктәп” журналының киләсе саннарында укырсыз, Алла теләсә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ