Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдинов улының ТДИны нинди билгеләргә тапшырганын әйтте

Рөстәм Фәтхетдинов төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшырган. Бу турыда Татарстанның халык артисты 30 нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Салават Фәтхетдиновның улына 9...

Рөстәм Фәтхетдинов төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшырган. Бу турыда Татарстанның халык артисты 30 нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.WhatsApp Image 2018-07-19 at 15.17.41


Салават Фәтхетдиновның улына 9 нчы сыйныфтагы ТДИны алдан тапшырырга туры килгән.



«Иң начар билгесе 4,6 — биология. Бик авыр бирелә торган фән икән. Физика, математика, инглиз теле буенча имтиханнарны бишлегә тапшырды. Уку өчен мин түгел, әнисе җавап бирә», - дип уртаклашты Салават Фәтхетдинов.



Җырчы улының Россия узышларында катнашып, чемпион булып танылуын әйтте.



«Рөстәмгә 15 яшь, ул 18 яшьлекләр арасында җиңде. Сентябрьдә улыбызга 16 яшь тула. Хәзер аның олылар категориясендә узышасы килә. Күрәсең, яшьләр арасында кызыгы калмаган. Аның киләсе елга 20,30,40, 50 яшьтәгеләр арасына керәсе килә. Мин әлеге спортны куркыныч дип әйтмәс идем. Рөстәм узышларны үзе сайлады».



21-22 июльдә Рөстәм Фәтхетдинов Татарстан данын ралли-кросс һәм боҗра буенча узышта яклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ