Логотип Магариф уку
Цитата:

Самантаны искә алу

Без әле октябрят булганда, укытучымның Саманта Смит турында сөйләгәннәре истә калган. “Менә ул дөньяның бәләкәй тынычлык илчесе!” Ул чагында бөтен нечкәлекләренә төшенеп тә бетермәгәнмендер, әмма бәлә...

Без әле октябрят булганда, укытучымның Саманта Смит турында сөйләгәннәре истә калган. “Менә ул дөньяның бәләкәй тынычлык илчесе!” Ул чагында бөтен нечкәлекләренә төшенеп тә бетермәгәнмендер, әмма бәләкәй кызчыкның фотодагы зур күзләренә карап, кирәк бит әй, тынычлык өчен көрәшкән галәмәт тә акыллы сабый икән бу, ә без манный боткасын да еламыйча ашый белмибез бит, дип уйлаган хәтердә. Аңа соклану, гаҗәпләнү хисләре шактый булды. Исемен истә калдырдык.


Саманта Смит тарихы болайрак була: 1982 елның көзендә Американың 10 яшьлек мәктәп укучысы Саманта Смит “Таймс” журналында очраклы рәвештә Юрий Андроповка багышланган бер язмага тап була. Мәкаләдә бу кешенең шактый куркыныч булуы, Россия белән АКШ арасындагы багланышларның шактый кискенләшүенә китерергә мөмкинлеге дә хәбәр ителә. Саманта әнисенә: “Әгәр бу кешедән шулкадәр куркалар икән, нигә берәрсе үзенә хат язып, сугышны телисеңме-юкмы, дип сорамый?” – ди. Әнисе көлеп кенә: “Ә нигә үзең язмыйсың соң?” – дип сүзгә нокта куя.


Һәм кыз кулына каләм ала: “Хөрмәтле Андропов әфәнде! Мин АКШ белән Советлар Союзы арасында атом-төш сугышы башланыр дип куркам. Сез сугыш яклымы? Ә нигә шулай безнең илне яулап алырга атлыгасыз? Аллаһ Җирне кешеләр бергә тату яшәсеннәр дип яралткан бит, сугышыр өчен түгел...” Бер айдан Самантаны мәктәп директоры үзенә чакыра һәм калтыравыклы тавыш белән: “Бар, өеңә кайт, анда сиңа Анроповтан хат килгән”, – ди. Советлар Союзы лидеры СССРның бер ил белән сугышырга җыенмавын, халыкның тынычлык яклы булуын әйтеп язган икән. Әгәр ышанмыйсың икән, үзең безнең илгә кил һәм моңа үз күзләрең белән күреп, инанып китәрсең, дип тә өстәгән.


Шулай итеп, 1983 елның июнендә Саманта әти-әнисе белән СССРга килә. Артекта
ял итә. Аның популярлыгы гаҗәп була. Мин дә ул фотоларны газета-журнал битләреннән күреп, укыганым хәтердә. Шулай итеп, ике ил арасында “салкын сугыш”ка нокта куела. “Балалар дипломатиясе” дигән яңа гыйбарә дә телгә керә.


1985 елның август аенда Саманта әтисе белән Англиягә, телешоуга чакырыла. Шуннан кайтырга чыккач, алар утырган самолет яңгырда идарәне югалта һәм җиргә төшеп шартлый. Саманта Смитка ул чагында нибары 13 яшь була.


Бу вакыйга шактый тетрәндергән иде. Безгә анык булмаган никадәр аңлашылмаучанлыклар шактый вакыт тынгы бирмәде. Шулай да ул балачак белән хәтер төпкеленә күчә барды. Һәм тоныкланды. Ә бүген никтер искә төште. Юкка түгел икән. 25 август тынычлык билгесе булган бәләкәй Саманта Смитның авиаһәлакәткә очраган көне. Һәм... безнең балалык хыялларының беренче тапкыр тетрәнү кичергән көне. Ихлас иде бит алар, самими иде. Менә шундый хәлләр...


саманта2



Гөлүсә ЗАКИРОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ