Логотип Магариф уку
Цитата:

Сарманда «Сөлге туе бәйрәме» өчен меңнән артык сөлге чигелгән

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында узган «Сөлге туе бәйрәме»ндә катнашты. Оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, мондый чара бу елны дүртенче тапкыр үт...

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында узган «Сөлге туе бәйрәме»ндә катнашты. Оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, мондый чара бу елны дүртенче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр күчмә утырышлар Əтнә, Саба районнарында һәм Башкортстанда оештырылган булган.


Кунакларны Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин каршы алды. Ул "Ак калфак"лыларны чараның ахырына кадәр озатып йөрде. "Бездә һәрбер бәйрәм әби-бабаларыбыздан калган милли йолаларга нигезләнеп үткәрелә. Бу эштә 2013 елда оешкан "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының роле зур", - дип белдерде район башлыгы. "Сөлге туе бәйрәме" кунаклары иң элек "Шәфкать" социаль тернәкләндерү үзәгененең эшчәнлеге белән таныштылар. Əлеге үзәкнең үз музее, мунчасы, тегермәне һәм яшелчә бакчасы бар. Соңрак "Ак калфак" вәкилләре "Татар Илеге" яр буе паркында районда яшәүче төрле милләт вәкилләре оештырган күргәзмәләр белән хозурландылар, сөлге чигү буенча дәресләр алдылар, районның күрке булган "Җәмигъ" мәчетендә оештырылган балалар дини мәйданчыгы эшчәнлеге белән таныштылар, "Лилия" балалар бакчасында нәниләрнең сөлге чигү шөнылен күзәттеләр, Иске Кәшер авылының "Кырык чишмә"се буенда татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган музыкаль тамаша карадылар.


"Сөлге туе бәйрәме" өчен меңнән артык сөлге чигелде. Əбиләр сандык төпләреннән озак еллар буе саклаган сөлгеләрен чыгардылар. Халык бер-берсе белән аралаштыру өчен бу менә дигән сәбәп булды", - диде "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сарман районы Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Дания Зиннәтуллина.IMG-20170925-WA0002 IMG-20170925-WA0003 IMG-20170925-WA0004(1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ