Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» лагерендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләр ял итә

Быел Биләрдә 1200 бала ял итә. «Сәләт»нең җәйге программасы 1,5 айга исәпләнгән. 2018 нче елның җәендә беренче тапкыр Биләрдә алты чатырлы смена оештырыла.Җәйге ял өчен Биләрдә барлык уңайлыклар да ту...

Быел Биләрдә 1200 бала ял итә. «Сәләт»нең җәйге программасы 1,5 айга исәпләнгән. 2018 нче елның җәендә беренче тапкыр Биләрдә алты чатырлы смена оештырыла.


Җәйге ял өчен Биләрдә барлык уңайлыклар да тудырылган. Быел лагерь уртасында зур чатыр корып куйганнар. Кичке чаралар биредә оештырыла. Елга аша уңайлы күпер салынган. Алан территориясендә хәтта телефоннарны зарядка алдыру өчен кояш нурлары ярдәмендә эшләүче чыганак бар.WhatsApp Image 2018-07-19 at 09.32.08 (1)


Чатырларда дәресләр, мастер-класслар, чакырылган кунаклар белән очрашулар уза. Кичә «Сәләт» кунаклары арасында «Россия лидерлары» бәйгесенең җиңүчесе Александра Лебедева бар иде.


Кечкенә төркемнәрдә балалар схемотехника, системаны администрацияләү, электрон инженерия, программалаштыру нигезләре өлкеләрендә проектлар өстендә эшли.


«Сәләт»тә чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүче балалар да ял итә.


Алсу, Оренбург өлкәсе:


— Татар лагерендә беренче тапкыр катнашам, моңа кадәр чатырда яшәгәнем булмады. Татар телен миңа әти-әнием өйрәтте. ИТ- кампанияләр җитәкчеләре мастер-классларына бик теләп йөрим.


WhatsApp Image 2018-07-19 at 09.32.09Айдар, Удмуртия:


— «Сәләт» сменасында беренче тапкыр катнашам. Мондый милли лагерьне үзебездә, Удмуртиядә, дә булдырырга телим. Быел Музыка көллиятенең беренче курсын тәмамладым. Үз туган ягымда татар концертлары оештырасым килә. Шул сәбәпле мастер-класслардагы барлык мәгълүматны язып барам, киләчәктә кулланачакмын.


Әхмәт, Төркия: 


— "Сәләт"тә беренче тапкыр ял итәм. Татарстанда булуым, туган телемдә сөйләшә алуым белән шатмын. Мин кечкенә чакта без гаиләм белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күчеп киттек, хәзер исә Төркиядә яшибез. Әмма гаиләдә татар телендә сөйләшәбез.


Азалия, Башкортстан:
— Информатика дәресләрен яратам, шул сәбәпле "Сәләт"нең IT-аланын сайладым, Моңа кадәр чатырлы лагерьдә ял иткәнем булмады.


 IV ИТ-Биләр форумы эшчәнлеге беләнТ атарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ