«Сәмрух» ел премиясен тапшырдылар

Габдулла Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында «Сәләт» ижтимагый үзәгенең «Сәмрух» ел премиясен тапшыру чарасы узды.

Бәйрәмгә җыелучыларны «Сәләт» проектларының җитәкчесе Әдип Әлмир сәламләде. «Сәләт» — ул сез. Номинантларның барысы да җиңүгә лаек. Барыгызны да котлыйм», — дигән сүзләре белән, Фән көне уңаеннан, Алия Әхмәтова һәм Айзирә Кәлимуллинага «Сәләт» стипендиясен тапшырды.

Добавить комментарий