Шәкертлектән хәлфәлеккә юл

Рәдиф ГАТАШ,
Татарстанның халык шагыйре

гаташ

Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы урта мәктәбенә өлгергәнлек аттестаты алу кичәсенә шигырь язып бардым. Туган авылым Марстан 7 чакрым ераклыкта иде урта мәктәп. Юлда кинәт бик каты күк күкрәп, яңгыр ява башлады. Җитмәсә, зират яныннан узасы бар. Яшен сукса… Юк, куркырга ярамый. Шигъри илһам бирүче яратып йөргән кызым һәм укытучыларым көтә!

Дулкынлана-дулкынлана, шигырь укыйм, халык арасыннан үзем «аны» эзлим.
Хуш, мәктәбем! Бәхетле яшьлекнең
Иркәләгән алтын бишеге!
Саубуллашып, бүген соңгы тапкыр
Ачып ябам синең ишегең.
Татлы хыял белән дулкынланып,
Залларыңда күпме йөрдем мин…
Очар өчен канат булыр миңа
Синдә алган ныклы белемем…

Укытучылар елаша… Ә «кызым» алар арасында юк. Имтиханда кемгәдер үпкәләп чыгып киткән дә көзге сынауга калдырылган булып чыкты ул. Шулай итеп минем «триумф»ны күрми калды тәүге яр!…

Уфадагы Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга кердем. Монда чын әдәби тормышта кайнап алдым: «Акчарлаклар» әдәби түгәрәге, студент иҗатчыларның әдәби альманахы, «Кызыл таң» газетасы каршындагы Ә.Атнабаев җитәкләгән әдәби түгәрәк, мәктәпләрдә, тулай торак­ларда очрашулар…. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттердем.

Соңгы курста укыганда, Буа районы Исәк авылы мәктәбендә ярты еллык прак­тика уздым. Мәктәп директоры Мөнир Закиров мине Буага килеп каршы алды. 1963 елның салкын февраль ае иде бу. Ат чанасына утырып, 30 километр ара уздык. Мөнир абый мине үзләренә алып кайтты. Хатыны Роза апа (математика укытучысы икән) кайнар чәй ясап эчерде. Мөнир абыйның әнисенең киез итекләрен киеп, мәктәпне карарга кереп киттек… Мәчет бинасында урнашкан бу мәктәп, милләтебезнең башка бик күп гыйлем учаклары кебек, хәзер тарихка гына кереп калды инде.

Беренче дәрестә диктант яздырдым. «Каушамагыз әле, абый!» – диләр балалар. «Каушамыйм мин», – дим. Бу якларда ашыкма дигәнне аңлата икән бу сүз. Диктант язылып бетте. Вакыт узмый гына бит! Аптырагач, шигырь укый башладым.

И.Юзеевның «Таныш моңнар»ыннан өзек укыганда, күрәм, бер кыз бала елап утыра. «Кое һәм кыз» шигыре Исәктә язылды. Монда шагыйрьлегем ачылып, Казанга кайттым.

1964 елда университетны тәмамлап, Мөслим районының Уразмәт урта мәктәбендә татар теле, әдәбият, тарих укытып алдым. Булачак шагыйрь, әдипләр Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльми – XI сыйныф укучылары. Әдәби түгәрәк оештырдык. Каләм чарладык. Гомергә онытылмаслык мизгелләр булган бу.

Уразмәттә укучыма яшерен генә гашыйк булдым. Аңа атап «24 йолдыз һәм 17 диңгез» дигән мәхәббәтнамә яздым. Соңыннан ул укытучылыкка укырга Алабугага китте һәм шунда яшәп калды. Әнисе белән апасы, Рәдиф алып калыр, дип, Казанга җибәрмәгәннәр. Аның шагыйрь хатыны булуын теләмәгәннәр. Күптән түгел генә очраштык аның белән. Яшьлек еллары истәлеге итеп татар, рус, инглиз телләрендә чыккан китабымны бүләк иттем.

Добавить комментарий