Логотип Магариф уку
Цитата:

Сораулар күп, җавап бирерлек кеше юк

Ни өчен татар теле дәресләрен киметәчәкләр? Безгә эш калырмы? Алга таба ничек укытырга? Бүген укытучыларның борчулары йөзләренә чыккан, барысы да әнә шул сорауларга җавап эзли. Мәктәпләрне прокурорлар...

Ни өчен татар теле дәресләрен киметәчәкләр? Безгә эш калырмы? Алга таба ничек укытырга? Бүген укытучыларның борчулары йөзләренә чыккан, барысы да әнә шул сорауларга җавап эзли. Мәктәпләрне прокурорлар тикшерә, күрсәтмәләр яза, таләпләр куя.


Мәгариф темасын яктырта торган журнал буларак, әлбәттә, берничек тә бу четерекле  мәсьәләдән читтә калып булмый. Шул уңайдан «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе республика районнарында йөри.  Кичә Буа районы татар теле укытучылары, китапханәчеләр белән очрашуда булып кайттык. Татар теле укытуны камилләштерү темасын күтәргән семинар-киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов та катнашты. Очрашу кискен темаларга сөйләшүдән башланды.


DSC_0329 DSC_0325


– Рүзәл Абдуллаҗанович, бүгенге хәл килеп чыгуның сәбәпләрен мәктәпләрдә татар телен укыту дөрес түгел дип аңлаталар. Без министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән программа нигезендә укытабыз. Дәреслек авторлары белән килешмәгән очраклар да күп. Бу очракта безгә нишләргә? –  дип сүз башлады мөгаллимнәр.


– Гаеп атта да, тәртәдә дә бар, минем үземдә дә юк дип әйтә алмыйм. Вакытында без сезгә дөрес юнәлеш бирмәгәнбез күрәсең. Тик, хәзер гаеплене эзләүдән мәгънә юк. Хатаны танып, вакытында төзәтә белү кирәк. Беренче эш итеп сөйләшергә өйрәтүдән башларга киңәш итәм. Телне белми торып,  укучы дәреслектәге материалны аңламый билгеле, – дип үз фикерләрен белдерде Рүзәл Юсупов.


Очрашуда озак еллар татар теле укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, бик күп җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова да катнашты.


– Ни өчен бүгенге ситуациядә ТР Мәгариф министрлыгы бер сүз дә дәшми? Әгәр телебез бетсә, меңләгән укытучы гына түгел, татар журналистлары да эшсез калачак. Нәшриятләр дә эштән туктаячак. Татар язучылары кем өчен язар, җырчылар кем өчен чыгыш ясар? Татар театрларында татарча спектакльләрне кем карар? Менә шул турыда уйланырга кирәк. 35 ел эшләү дәверендә унҗиде  тапкыр дәреслек авторлары белән очрашып, комиссия утырышларында катнаштым. Мин дәреслекләрнең рус телле укучылар өчен генә түгел, татар телле укучылар өчен дә авыр икәнен исбатлап килсәм дә, билгеле, аларга үзгәреш кертелмәде.


– 9 нчы сыйныфтан соң бирелә торган имтиханнарда да рус төркемендә укучылар өчен  минималь баллны 18 дән 33 баллга күтәрделәр. Таләпләр югары булгач,  кайсы ата-ана баласын татарча укытасы килсен? – дип уфтанды укытучылар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ