Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясендә 27 миллионлык капиталь ремонт башкарылган

Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә яңа уку елыннан лицензияләнгән медицина кабинеты эшли башлаячак. 456 бала укый торган гимназиядә ашханә, актлар залы, кабинетлар яңартылган....

Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә яңа уку елыннан лицензияләнгән медицина кабинеты эшли башлаячак. 456 бала укый торган гимназиядә ашханә, актлар залы, кабинетлар яңартылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Г. Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиянең директоры Әлфия Галиева хәбәр итте. 


Бүген Казанның Г. Ибаһимов исемендәге 17 татар гимназиясендә журналистлар өчен пресс-тур узды. Гимназиянең директоры һәм әлеге уку йортында капиталь ремонт эшләре алып барган “Леста-строй” оешмасының җитәкчесе Ренат Хәйруллин яңартылган бина буйлап экскурсия оештырды.


“Безнең гимназия  бинасы 1950 елда төзелгән, - ди Әлфия Галиева. – Соңгы капиталь ремонт 1996 елда булган. Әле ул вакытта капиталь ремонтның бөтен эш төрләре дә кермәгән булган. Ә быелгы ремонтта без гимназия бинасының бөтен җирен төзекләндердек. Бу ремонтны без озак көттек. Безнең белән бергә укучылар, аларның әти-әниләре дә бу вакыйганы көтте. Капиталь ремонт вакытында сигез эш төре башкарылды. Тәрәзәләр искергән иде, җылыту системасын һәм электрны алыштырдылар, түбәне ясаттык һ.б. Җәмгысе 27 млн. сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Быелдан бездә лицензияле медицина кабинеты ачыла. Балаларга прививкаларны да үзебездә ясата алачакбыз. Югыйсә, читтәге поликлиникага йөртергә туры килә иде. Ә инде мәктәпләр арасында откан 1 млн. грантка техник базабызны камилләштердек. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016-2017нче уку елында «Татарстан гомумбелем бирү оешмаларында республиканың дәүләт телләрендә иң яхшы белем бирү практикасы» грантын булдырган иде. Фән бүлмәләренә килеп керергә дә күңел җилкенеп тора. Мондый бүләк ясаганнары өчен республика җитәкчеләренә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Мәгариф һәм фән министрына, шәһәр мэрына, район башлыгына рәхмәт әйтәбез. Мәктәптә ремонт ясаган подрядчыбыз “Леста-строй” җитәкчесе Ренат Хәйруллин белән аңлашып эшләдек”.


Ике катлы бина тулаем төзекләндерелгән. Быел гимназия 1 сыйныфка 54 бала кабул иткән. Җәмгысе Г. Ибраһимов исемен йөрткән уку йортында 456 укучы татар телендә белем ала. 2003 елдан гимназия директоры булып эшләгән Әлфия Галиева сүзләренә караганда, татар телендә белем алган балаларны рус телендә бердәм дәүләт имтиханы бирү куркытмый. Төрле фәннәр татар телендә укытыла, фәкать терминнар гына рус телендә бирелә.


Бу гимназинең VI сыйныфына  баручы Даниил Шарович 1 cентябрьне көтмәгән.  Яңа мәктәп белән танышырга барысыннан да алда килгән. “Әнием татар, ә әти татарча белми. Татар гимназиясендә укуыма шатланам. Мин гитарада уйнарга яратам, сәхнәбез начар иде. Ә ремонттан соң сәхнә бик матур, тизрәк сәхнәдән чыгыш ясыйсы килә башлады”, - ди Даниил Шарович.


Белешмә:

Г. Ибраһимов исемендәге гимназия 1991 елны ачыла. Төрле елларда күп санлы мактаулы исемнәргә лаек дип табыла. “Матур мәктәп” конкурсы лауреаты, К. Насыйри премиясе лауреаты һ.б. Гимназиядә 44 педагог, шуларның 13се югары квалификация категориясенә ия.


“Татар-информ”,

Мөршидә Кыямова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ