Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучыларының да төрлесе бар: кемдер мәктәпкә көн уздырырга килә, кемдер бирелеп эшли

«Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан 15 нче ноябрь көнне түгәрәк өстәл оештырылган иде. Анда инглиз телен укыту белгечләре һәм татар теле укытучылары утырды. Күпчелек вакыт инглиз теле укытучыларын...

«Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан 15 нче ноябрь көнне түгәрәк өстәл оештырылган иде. Анда инглиз телен укыту белгечләре һәм татар теле укытучылары утырды. Күпчелек вакыт инглиз теле укытучыларына бирелгәнлектән, безнең әйтәсе сүзләребез үзебездә калды. Шуңа күрә, фикер-уйларымны җиткерергә булдым.


IMG_3134


Мин, шәхсән, бу инглиз телчеләре сөйләгән сүзләр белән өлешчә килештем. Ләкин алар студентлар белән эш итәләр, аларны мотивлаштырырга кирәкмидер дә. Чөнки студентлар үзләре сайлаган белгечлеккә укырга керәләр. Түгәрәк өстәлдә чит телләрне өйрәнүгә ничек кызыксындырырга, мотивлаштырырга, аның төрле алымнары турында сүз күп булды. Ә менә алар тел галимнәре буларак үзләренең эш формаларын практикада күрсәтсеннәр иде. Шул эш технологияләрен русча язып, рус телле укучыларга татар телен чит тел буларак өйрәтүче укытучыларга да яраклы итеп язсалар, бер методик ярдәмлек чыгарсалар ничек яхшы булыр иде. Әгәр дә рус телле балаларга татар телен инглиз теле белән чагыштырып укытырга әһәмиятле дип, саныйлар икән, нигә татар теле методикасын инглиз методикасына яраклаштырып язмыйлар?


Минем белгәнемчә, моңа әлегә бердәнбер кеше - Валерия Николаевна Мещерякова тотынды шикелле. Ул инглиз телендәге методиканы татар телен өйрәтүгә яраклаштырып язган. Ләкин башлангыч сыйныфка гына.Түгәрәк өстәлдә аның ягына да тәнкыйть сүзе булып алды: “Ул бит бары, мәктәпкәчә булган балалар өчен генә язган”, - дип. Ә шулай да, без, мәктәптә эшләүче укытучылар, нәкъ ул язган методик ярдәмлек белән укытабыз. Аның язган методик кулланмасы барлык башлангыч сыйныфлар өчен бик отышлы. Анда бирелгән материал шулкадәр гади итеп бирелгән, өйрәнелгән материал уен-формалары белән эзлекле үрелеп барыла,  системалы рәвештә эшләнеп төзелгән. Шунысы бар, В.Н.Мещерякованың методик кулланмасы белән эшләгәндә материалны сикереп үтеп кенә булмый, бер тема артыннан икенчесен үтәргә кирәк. Мин үзем практик укытучы һәм икенче елымны В.Н. Мещерякова технологиясе белән эшлим. Әлбәттә, башта бик авыр булды, чөнки дәреслектән читкә чыкмыйча эшләргә кирәк.


Без бит дәреслекләрне дәреснең төп өлгесе итеп ала идек. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәсем килә, “коры” дәреслек белән генә укучыларны җәлеп итеп булмый. Шуңа күрә дә методист В.Н. Мещерякова курсларына язылырга булдым, өйрәнә башладым. Аны,  ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р.Мөхәммәтов һәм бүлек җитәкчесе Р.И. Шәяхмәтова  тәкъдим иттеләр. Ярар, җәй буе өйрәндек, ләкин сентябрьдан дәрескә кереп китәргә кирәк иде. Ә яңа технология, әлегәчә эшләгән методикадан бик нык аерыла. Дәрескә кергәндә “кара урманга” кергән шикелле булды, үзе куркыта да, кызык та, укучылар ничек кабул итәрләр икән дип, бик борчылган идем, ләкин бер айдан соң, шундый яхшы үзгәрешләр булды ки, үзем дә гаҗәпкә калдым. Әлеге технология, чынлап торып, рус телле балаларның телен татарча “ачтырды”.


Тагын бер фикеремне әйтеп узасым килә иде. Түгәрәк өстәл вакытында мәктәп укытучылары адресына “укыта белмиләр” дигән сүзләр дә ишетелде. Өлешчә, бәлки дөрестер, мөгаллимнәр арасында да төрлесе бар. Кемдер көн уздырырга килә, ә кемдер булсынга эшли. Хәзерге замана бик зур тизлек белән алга чаба. Университет бетергән студентлар белемне һаман да традицион рәвештә алып чыгалар. Ә мәктәптә андый юл белән укытып укучыларны үзеңә җәлеп итеп булмый: яшь белгечләр югалып кала, ә өлкән укытучылар яңа үзгәрешкә куркып калалар, яңа форма белән эшлиселәре килми. Бар тагын өченче тип укытучылар, алар дәреслек белән генә чикләнмичә, үзлекләреннән төрле иҗади, кызыклы биремнәр, алымнар кулланып үз дәресләрен оештыралар. Дәресең укучыны җәлеп итәрлек булсын өчен, укытучыга төн утырып, шактый тырышырга кирәк. Көн саен бу хәл кабатланса, монда гаиләңә вакыт та калмый.  Минем тәкъдимем: бәлки югары уку оешмаларында булачак укытучыларны яңача төр укытуны өйрәтергә, яңа заманча методик-эшкәртмә төзергә кирәктер. Татар теле укытучылары өчен дә, яңа методик кулланма төзергә кирәк. Схема рәвешендә генә түгел, ә бәлки һәр дәреснең әһәмиятле структураларына, коммуникатив аралашу өчен кирәкле фразаларына тукталып, басым ясап язаргадыр. Билгеле, әгәр дә мәктәптәге атмосфераны белмәсә, моны университет доценты гына язып чыга алмаячак. Шуның өчен мәктәптәге укытучылар белән берләшеп, киңәшләшеп, аларның тәҗрибәләрен кулланып, бер, бердәм булган методик - әсбап төзергә кирәк.


Ләйлә БИКМӨХӘММӘТОВА, Идел буе районының 6 нчы гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар телен рус теле белән чагыштырма формасында алып барганда, рус баласы да бик җиңел өйрәнә. Ләкин, өстәмә укытучының күз алдында: беренчедән - баланы татар телен өйрәнүгә кызыксыну кирәклеген онытмаска кирәк һәм укучыларның да төрлесе була. Башка фәннәрне дә авырлык белән өйрәнгән бала, татар телен дә авырлык белән өйрәнә....Балаларның кызыксынуларын уятсаң, җиңелчә генә татар телендә шигырьләрне ятлап киләләр, язучы турында да сөйлиләр, кечкенә генә текстлар да сөйлиләр. Автор: Альмира Ибрагимова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ