Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә татар телен өйрәнгән шәһәр баласы кибеттә үзе генә бернәрсә дә ала алмаячак. Рус сүзен кулланмыйча

Башы. Ахыры булаТатар теленең язмышы нинди булу һәркемнең тормышына йогынты ясаячак. Кемдер телсез калачак, кемдер матди яктан зыян күрәчәк, ә кемдер денсез калачак. Динсез түгел, нәкъ менә денсез......

Башы. Ахыры була


Татар теленең язмышы нинди булу һәркемнең тормышына йогынты ясаячак. Кемдер телсез калачак, кемдер матди яктан зыян күрәчәк, ә кемдер денсез калачак. Динсез түгел, нәкъ менә денсез... телен белмәгән буынга әби-бабасының йолалары, күркәм, тәрбияви гадәтләре, моңлы җырлары, матур әдәбияты үтеп кермәячәк.


Күп кенә массакүләм матбугат чаралары әлеге мәсьәләне яктыртуда бер ярдан икенче ярга бәргәләнгәндә, мәсәлән, әле бернинди рәсми белдерү булмаган килеш ниндидер билгесез чыганакларга таянып, татар телен ике сәгать мәҗбүри укытуга Мәскәүдән бернинди рөхсәт булмаячак дигән фейкны халыкка таратып маташканда, “Мәгариф” журналы, бердәнбер матбугат чарасы буларак ничә сәгать укыту турында гына түгел, ә ничек, нинди методика белән укытырга, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай теленә ничек хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә дигән сорауларга җавап табарга тырыша. Редакциядә республиканың күренекле галимнәре, язучылары, тел белгечләре катнашында узган түгәрәк өстәл барышында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәистәше Римзил Вәлиев һәм башкалар әлеге көтелмәгән, катлаулы вазгыяткә таруыбызның сәбәпләрен анык итеп ачып биргән иделәр. Без үз юлыбызда, ягъни әлеге теманы яктыртуда тагын да алга китеп, чираттагы түгәрәк өстәлгә төрле телләр укытучы мөгаллимнәрне җыйдык. Уртак сөйләшү барышында татар телен камил үзләштерү өчен ниндирәк алшартлар булырга тиеш, мәктәпләрдә татар телен өйрәтү нишләп шундый аяныч хәлгә төшкән, бүгенге көндә чит телләрне укытуның кайсы методикасын мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдә файдаланырга була дигән сорауларга җавап эзләдек. Әңгәмә эшлекле һәм нәтиҗәле булсын өчен чарага Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, чит телләр тирәнтен укытылучы урта белем бирү учреждениеләре директорлары, директор урынбасарлары, һәм, әлбәттә инде, чит тел һәм татар теле укытучылары чакырылды.



Түгәрәк өстәлне “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева алып барды.



Түгәрәк өстәлдә катнашучылар:


Тарасова Фәнүзә Харис кызы - профессор, филология фәннәре докторы, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты герман филологиясе кафедрасы мөдире.


Салехова Ләйлә Леонард кызы - филология фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белем бирү технологияләре кафедрасы мөдире.


Халитова Лилия Камил кызы - КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты герман филологиясе кафедрасы доценты.


Шәмсетдинов Айдар Илдар улы - Казандагы инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 165 нче урта мәктәп директоры.


Желтякова Алсу Равил кызы  - Казандагы инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18 нче урта мәктәп директорының чит телләр буенча урынбасары.


Солтанов Азат Әлфәт улы - Казандагы 4 нче гимназия-интернаты директорының чит телләр буенча урынбасары.


Ильясова Илгизә Миркасыйм кызы - Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф идарәсе методисты.


Безбрязова Ралина Ирек кызы - Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф идарәсе методисты.


Сәмигуллина Резида Фәһим кызы - Казандагы 132 нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы.


Ваганова Альбина Илсур кызы - Казандагы 8 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Бикмөхәммәтова Ләйлә  Зөлфәт кызы - Казандагы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Хөснетдинова Альбина  Әнвәр кызы - Казандагы 33 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Шәрипова Лилия Хатыйп кызы - Казандагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең инглиз теле укытучысы.



Сөмбел Нурислам кызы Таишева:


- “Мәгариф” журналы телләр мәсьәләсенә һәрвакыт зур игътибар биреп килде. Мин үзем чит телләр факультетын тәмамладым, беренче һөнәрем буенча укытучы. Журналда эшли башлагач та инглиз теленнән дәресләр чыгара башладык. Гомумән, ел дәвамында дәресләр даими 3 телдә чыгып килде: татар, рус, инглиз телләрендә. Материалларны 8 телдә чыгару мөмкинлегебез бар. Киләсе елда журналыбызның 105 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Әлбәттә, татар телен укыту тирәсендәге бүгенге вазгыять безне нык борчый. Журналда да, үзебезнең сайтта да без бу мәсәләне һәрдаим яктыртып киләбез. Бүгенге түгәрәк өстәл бу әңгәмәнең дәвамы һәм бу мәсьәләгә без башкарак ракурстан карарга булдык.


Соңгы биш елда Татарстанда, аеруча Казанда яңа шәхси мәктәпләр ачылды: “Бала Сити”, “Прогресс” “Халыкара белем академиясе” һәм башкалар. Бу мәктәпләрдә чит телләрне укытуның Кембридж, Оксфорд  кебек заманча программалары кулланыла. Без дә бүгенге очрашу вакытында чит телләрне укытуның кайсы методикасын мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдә файдаланырга була дигән сорауга җавап биреп карыйк.  Сүзне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре кандидаты Фәнүзә Харисовнага бирәм.



Фәнүзә Харис кызы Тарасова:


- Бүгенге көндә чит телләр укыту методикасы һәм технологияләре бик күп төрле. Педагогның методиканы укучыларның белем дәрәҗәсенә туры китереп сайлау мөмкинлеге бик зур. Аларның һәрберсе диярлек коммуникатив технологияләргә нигезләнгән. Укытучының төп максаты дәрес барышында ана телен гомумән дә кулланмыйча, студентны чит телдә аралашырга өйрәтү. Гадәттә бу төрле уеннар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бары сөйләм телен өйрәткәч кенә, телнең бөтен нечкәлекләрен, закончалыкларын бирергә була.


Әгәр мәктәп дәреслекләрен алып карасак, еш кына без аларның укучының белем дәрәҗәсенә туры килмәвен күрәбез. Бу - әлбәттә, тел өйрәтүне катлауландыра. Әле яхшы методика сайлау да мәсьәләне тулысынча хәл итми. Матур сурәтләр төшерелгән дәреслек күтәреп керү генә укучыны җәлеп итми. Заманча технологияләрдән дә белеп файдаланырга кирәк. Минемчә, бик күп әйбер укытучының үзеннән тора: аның ничек үз өстендә эшләвеннән, камилләшүеннән, заман белән бергә атлавыннан...



Айдар Илдар улы Шәмсетдинов:


- Татар телен укыту турында сүз алып барганда укучының кем икәнен анык күзалларга кирәк: рус теллеме, саф татар теллеме яки мегаполис шартларында руслашкан татар баласымы? Бу сорау миңа мәктәп директоры буларак та, өч бала атасы буларак та тынгы бирми. Мин үзем 21 ел буе укучыларга инглиз теле укытам һәм шул гомер татар телен яшәтү өчен көрәшәм.DSC_0588


Бүгенге көндә шәһәр мәктәбендә белем алучы татар балаларына 20 ел элек нәшер ителгән дәреслекләрне тагып, без зур җинаять кылабыз. Бу дәреслекләр аларны тәрбияләми дә, телгә дә өйрәтми. Әлбәттә, коммуникатив методика бик яхшы, ләкин бит ул телне өйрәтүнең башлангычында гына ярдәм итә ала. Димәк, бүген килеп туган вазгыятькә без тулысынча лаек. Чөнки өч дистә ел дәвамында татар телен укытуның камил дәреслекләрен төзи алмадык.


Һәркөнне кич уртанчы кызым белән татар теленнән дәрес әзерлибез. Чөнки мин аңа ярдәм итмәсәм, өй эшен ул үзе генә аңламаячак та, истә дә калдырмаячак, ә аннары гомумән күңеле кайтачак.


Минем кызым татар төркемендә укый. Күптән түгел өй эшенә Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре бирелгән иде. Укыдык, сорауларга да җавап бирдек, ә менә Г.Исхакыйның гаҗәеп бай сурәтләү теле баланың сөйләменә күчсен өчен дәреслектә бер генә күнегү дә юк.


Бүгенге көндә нинди алымнар белән укытырга кирәклеген ачыклау өчен, телнең нәрсә икәнен аңлап эш итәргә кирәк. Укытучы моны аңламый. Әгәр дә ул татар телен укытуны инглиз теле дәреслекләре авторлары Т.И. Матюшкина-Герке, яки В.Д. Аракин методикасы буенча өйрәнсә дә, хәл бу кадәр аяныч булмас иде.


Кечкенә кызым мисалында шуны әйтә алам. Аңа өч яшь тулды. Мин үзем балалар белән татарча сөйләшәм, кызым татар балалар бакчасына йөри, әмма аның теле рус телендә ачылды. Мин өйгә кайткач, ул: «Әти, включи миңа «Ташбака һәм арыслан баласы» мультфильмын», - ди. Ярый әле татарча кызыклы мультфильмнар төшереп калдык.



Сөмбел Нурислам кызы Таишева:


- Дөрес әйтәсез, без дә баланы татар бакчасына бирдек, тәрбиячеләре татар, ә тәрбияче ярдәмчеләре рус. Бала алар белән күбрәк аралашканга күрә татар телен онытты. Мәктәпкә килгәндә аның бернинди тел сүзлеге юк иде.


Чит телләргә килгәндә: мин үзем мәктәптә француз телен укыдым, ләкин мәктәпне бетергәндә мин аны камил үзләштереп чыкмадым. Чит телләр факультетында укыганда мин ул телне әдәбият аша өйрәндем. Бүгенге көндә мин француз телендә укыйм, әмма аралаша алмыйм. Ә менә инглиз теле белән киресенчә. Чөнки бу тел төрле өлкәләрдә киң кулланыла: Си-Эн-Энны да карарга була, чит илләрдән килгән журналистлар да инглиз телендә сөйләшәләр. Димәк, методика бер проблема, ә икенчесе шул телдә аралашу мөмкинлекләре булырга тиеш.IMG_3119



Илгизә Миркасыйм кызы Ильясова:


-90 еллар башында мин һөнәри лицейда балаларга татар теле укыта башладым. Безгә һөнәр алуга килүчеләр мәктәптә укый алмаган бик авыр балалар иде. Дәреслек юк, методика юк. Бик зур үзгәрешләр вакыты. Мин мәктәпләргә барып, андагы дәреслекләр буенча программа төзеп укыта башладым. Нәрсә әйтәсем килә, укытучының үз урынында булуы бик мөһим. Балаларда укытучы аша әдәбиятка, телгә мәхәббәт уяту кирәк.IMG_3127


Бүген булган методикалар бөтенләй үк начар да түгел, ләкин дәреслекләрнең төрле булуы, вариативлылык кыенлык тудыра. Миңа калса, бүгенге көндә И.Л. Литвинов авторлыгындагы дәреслекләр яхшы булыр иде, ләкин бит ул федераль исемлектән дә төшеп калган.


Милли мәсьәләләр буенча методист буларак шуны әйтә алам: татар телен өйрәтү түбән дәрәҗәдә түгел. Безнең Валерия Мещерякова системасына нигезләнеп эшләүче билгеле бер уңышларга ирешкән укытучыларыбыз бар. Шул система буенча укыган балалар бик рәхәтләнеп татарча сөйләшә башладылар. Әлбәттә, бу очракта әдәбият турында сүз бармый. Димәк, барыбер дә телгә кызыксыну тудыруда методика бик зур роль уйный.



Альбина Әнвәр кызы Хөснетдинова:


- Валерия Мещерякова - белгәнебезчә, инглиз теле методикасының авторы. Менә без, аның алымына нигезләнеп, башлангыч сыйныфтагы рус телле балаларны татар теленә түгел, ә татар телендә аралашырга өйрәтәбез.IMG_3139 (1)


Дәрестә бер рус сүзен дә кулланмыйча татар телендә генә аралашабыз. Телгә өйрәтү уеннар аша бара. Әлбәттә, укытучыга җиңел түгел, гади дәрескә әзерләнүгә караганда күпкә авыррак. Ләкин, нәтиҗәләр чыннан да бик куандыра. Без инде бүген тьютер исеме алдык, башка укытучыларны да шушы методикага өйрәтәбез. Иң мөһиме: ата-аналар канәгать. Балалардан уку елы ахырында сораштыру үткәргән идек, һәркайсы: “Иң яраткан фәнем - татар теле”, - дип язган.



Айдар Илдар улы Шәмсетдинов:


- Үзегез үк әйткәнчә, бу методика башлангыч сыйныф укучылары өчен генә эшләнгән. Ә Валерия Николаевна бу программаны инглиз теле буенча балалар бакчасы өчен язган. Сез кызганычка, 18 төрле уен уйнап, V сыйныфка күчә алмассыз дип уйлыйм. Шуңа күрә барыбер әдәбият аша тел өйрәнүгә күчәргә мәҗбүр булачаксыз. Башкача берничек тә өйрәнеп булмый. Алексей Кушнир, әгәр дә сез үзегез өйрәнә торган телдә 5-6 китап укып чыксагыз телне камил үзләштерәчәксез, ди.


Бүгенге көндә сөйләмне камилләштерергә корылган заманча методика рус балаларына туры килә. Саф татар телендә сөйләшүче балалар өчен, гомумән, бер проблема да юк. Алар өчен татар теле дәреслекләре менә дигән. Ә менә вата-җимерә татар телендә сөйләшергә азапланучы балалар белән эшләргә яраклы методика кирәк. Менә бу балаларны без татарлаштырырга тиеш.



Алсу Равиловна Желтякова:


- Мин һәрвакыт татарлаштыру дигән сүздән куркып яшим. Без бүген монда тел турында сөйләшү өчен җыелдык. Һәрбер эшчәнлек мотивациягә, кызыксындыруга корылырга тиеш. Кызыксындыру я табигый, я уйдырма була. Инглиз телен өйрәнү табигый мотивациягә корылган, чөнки әлеге тел адым саен кирәк. Ә менә татар телен өйрәнү буенча нинди дә булса кызыксындыру бармы?! Табигый кызыксындыру булмаса аны уйлап табарга кирәк. Мин монда идеяләр тәкъдим итеп тормыйм, бу турыда татар теле укытучылары уйланырга тиеш иде. Балада телне өйрәнүгә кызыксыну булмый икән, укытуның нәтиҗәсе булмаячак.IMG_3113


Безнең хөрмәтле директорыбыз Надия Мәсгут кызы Шевелева, әле балаларны рус һәм татар төркемнәренә бүлгәндә үк, андый адымга бармыйм, бернинди бүленеш булмаячак диде. Бездә бөтен балалар да татар телен рус телле балалар өчен төзелгән программа буенча укый. Минемчә, бу бик дөрес. Баланың татар телен тирәнтен үзләштерәсе килә икән, ул безгә килми, ә татар гимназиясенә бара. Һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Һәм бүгенге татар телен өйрәнүдә килеп туган вазгыять әлеге уку йортларына кагылмый торгандыр. Чөнки аларның уставына белем бирү теле - татар теле дип язылган. Укыту программалары да башкача төзелгән.


Безнең мәктәптә әлеге мәсьәлә буенча ата-аналар җыелышы үткәргәндә, аларның берсе дә татар телен укытуга каршы чыкмады. Алар балаларының татар телен белмәүләрен ачынып сөйләделәр.


Үзегез уйлап карагыз: инглиз телен дә, татар телен дә укыту буенча шартлар бертөрле. Ике телне өйрәткәндә дә сыйныфлар икегә бүленә. Менә минем укучыларны Англиягә алып барып, үзләрен генә калдырсаң, алар югалып калмаячак. Кибеткә кереп ашамлык та алачак, метроны да табачак, вакытны да беләчәк... Ә татар телен укыган балаларны кибеткә генә җибәреп карагыз. Алар рус сүзен кулланмыйча бер нәрсә дә ала алмаячак. Телне өйрәтү методикадан түгел, укытучыдан тора.



...Түгәрәк өстәл бик җанлы барды. Чөнки татар теленең язмышы өчен чын-чынлап борчылучы, үзләреннән конкрет тәкъдимнәр кертүче тел белән, балалар белән, ата-аналар белән турыдан-туры эшләүче практиклар җыелган иде ул көнне. Бу мәсьәләгә әле нокта куя алмавыбызны аңлап таралыштык.


Татар теле ничә сәгать, ничек, нинди методика белән укыталачак дигән сорауларга бүгенге көндә җавап юк. Түгәрәк өстәлнең башында чит телләрне укытуның кайсы методикасын мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдә файдаланырга була дигән сорау куйган идек, ә әңгәмә барышында бу мәсьәләне хәл итүне гомумән методикага гына кайтарып калдыру дөрес түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Димәк, сайт һәм журнал укучылар белән әлеге четерекле, мөһим темага сөйләшүне дәвам итәбез. Фикерләрегезне комментарийларда яки magarif@bk.ru  адресы белән электрон почтага язып җибәрегез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу итегез, үз-үзнмә: язма диеп әйтсәм дә, барысын да укып чыккач, түзә алдмадым. Мин үзем рус мәктәбендә укыган кеше, татарча сөйләм телен генә белә идем, чөнки үскәндә Дәү әнием һәм әти-әнием өйдә татарча гына сөйләшә идек. Рус мәктәбендә укыганга, татар теленнән грамматикасын белми идем. 1885 елдан (пед. училищедан соң) рус мәктәбендә башдангыч сыйныф уктучысы булып эшләдем. Ләкин 19 ел элек татар телен рус баларына укыта башладым, чөнки татар теленнән укытучылар юк иде, урамнан, татар теле укытучыларын эзлиләр иде. Соңрак- татар теле буенча документлар юк дигәнгә күрә, картаймыш көнемдә Татар Гумманитар Университетына ике факультетка кердем(башлангыч укытучысы буларак -3,5 укуны дәвамлый идем, татар факультетын 5,5 да, Мин Татар факультетын сайладым, чөнки татар теле укытучысы булып эшли идем)Мин бик кызыксынып укыдым. Диплом эшен яклар алдыннан,татар телен рус баларына укыту буенча эксперименталь формада кертеп карадым. Рус балаларына татар теле дәресләрен чагыштырма формада кертеп карадым. Рус балалары фонетик анализдан да, морфологик анализдан да, грамматик анализдан да куркып тормыйлар. Әйтмим, барысы да өйрәнми(өйрәнмәгәне- рус теленнән дә белми). Диктанттан да курку юк.Кечкенә текстларны да үзләре төзүдән курку юк. Ләкин рус бала хаталар ясый инде, ләкин баланың тырышлыгы өчен мактау сүзләрен әйтсәң, баланың күзләрендә шактый шатлык була..... Ә бүгенге көндә мин артык укытучы(ә пенсияга кадәр ике ел гына калды) Ә артык мин мәктәпнең директорына, башка урын юк диеп продлённый группаны гына бирде, мин түзә алмыйча, чыгып китүемне көтә.Минем өчен бу чынлап та кимсетү, минем классларымны(үзенә якын кешеләргә) башка укытучыларга бирде, Бу аның өчен бик уңайлы булды, чөнки мин бүгенгә көндә, әзер материалым булса да, Өлкән категорияга үтә алмыйм, чөнки 1 категорияга мин татар теле укытучысы буларак үттем.Минем ише хәлдә шактый укытучы( мәктәпнең директорлары яратып бетермәгән укытучылар)Бер шатлыгым бар: коридорда укучылар кочып алалар, хәтта мин үземне усал укытучы дип саный идем. Гафу итегез, йөрәкләрем яна. Директор белән спорлашмасам, дәресләрне үткәрмәсәм, дәфтәрләрне тикшермәсәм, директорга да ярар идем. Быел Өлкән ктегорияга беренче заявленияне бирдем, бер списокка да аттестацияга кертелгән идем, заявлением югалган иде, кабатлап бирдем, соңга калдыгыз дигәнне ишеттем, менә гыйнвар аенда үтәрсез дигән җавапны ишеттем. Менә соңрак аңлашылды: алар татар теле укытуның бетүен көткәннәр икән. Шуңа күрә, мине тизрәк чыгып китмә микән дигәнне көтеп, продлённый группа гына, башка эш юк диеп җавапны ишетәм. Ишетәм генә дип әйтә алмыйм. чөнки директорның миңа язма формасында җавабы да бар. Бу нинди дөнья? Без бит укытучылар, безгә ата- аналар, балалар карыйлар. Әле ярый хастаханәдә әйбәт кешеләр, җәллиләр(чөнки йокыларым бетте мондый кимсетүдән) һәм озак сузмыйча хастаханәдә дәвамланырга кушалар. Һәм бүгенге кул аша үткән : Сез хастаханәгә ятсагыз, без нишлибез, дигән балаларның сораулары берез гына тынычландыра. Мин үземнең кемгә дер кирәклегемне күрдем..... Гафу итегез. минем язуым өчен, Өлкән категоря миңа акча өчен дә кирәкми иде, ләкин мәктәпнең башлыкларын җайлый белгән кеше генә категорияне дә күтәрә ала дикән уйларым дөреслеккә килеп чыга. Ә мәктәпнең башлыгына ярамасаң, артык буласың. Гафу итегез, барлык директорлар да бер түгел икән, чынлап та, татар телен укыта башлаганда, күпме авырлыклар белән очраштык, дәреслкләр дә, укытучылар да юк иде, ә бүгенге көндә- бер язу белән барысын да бетерәбез... Татар телен өйрәнергә башка милләт халыклары да каршы түгел, алар да аптырап киттеләр. Татарстан үзенең милли телендә уйламый, кеше көлкесе. Гафу итегез. Автор: Альмира Ибрагимова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ