Логотип Магариф уку
Цитата:

Бюджет бүлегендә укырга теләсәң, соңарма!

Иртәгә, 25 июль, Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарында укырга телүчеләрдән гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

Конкурста катнашучы абитуриентларның исемлекләрен университет сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә күрергә мөмкин булачак.
Ташламалы шартларда укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр, призёрлар,  максатчан программа буенча укырга керүчеләр гаризаларын 1 августка кадәр тапшыра ала.  Кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта чыгачак. Укырга керүчеләр  ул көннәрдә элек җибәрелгән документларын кире ала яки  яңа гаризалар бирә алмаячаклар.
Һәр югары уку йорты магистратураның бюджет урыннарында  белем алырга теләүчеләрнең документларын кабул итү вакытын үзе билгели. Әмма  бу очракта да 20 август соңгы көн булып исәпләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ