«Беренче укытучы» конкурсы
2026 елгы «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче тур нәтиҗәләре билгеле булды.
2026 елгы «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче тур нәтиҗәләре билгеле булды. Сайлап алу төркемнәргә бүленгән укытучылар арасында фикер алышу һәм чишелешләр эзләү видеоконференциясе форматында узды. Нәтиҗәләр буенча, иң күп балл җыйган 30 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар сентябрь аенда Камчаткада узачак финал этабында катнашачак. Ул «Беренче укытучы» 2025 конкурсы җиңүчесе Тамара Котованың туган ягында узачак.
Татарстан Республикасы данын исә биредә Казан шәһәренең 8 нче гимназиясе укытучысы Энҗе Фазлыева һәм Чаллының 7 нче мәктәбе укытучысы Алия Габдрахманова яклаячак.





Комментарийлар