Җырлап таныласың килсә...
Казанның «Елмай» паркында 31 июльдән 11 августка кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен җыр остаханәсе оештырыла.
Программа буенча катнашучылар җырларга, моң агышын тоярга, иҗат итәргә, шулай ук күңелдәге хисләрне һәм кәефне тавыш ярдәмендә сурәтләргә өйрәнәчәк.
Прпоекта катнашырга 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми сайты.
Проектның кураторы Татарстан Республикасы атказанган артисты, «Ямьле» вокаль төркеме солисты, «Милли» балалар хорына нигез салучы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Альбина Казыханова.
Дәресләр парк сәхнәсендә ачык концерт белән төгәлләнәчәк. Яшь талантларның чыгышын казанлылар 11 августта 18:30 да тамаша кыла алачак.
Гаризалар 26 июльгә кадәр кабул ителә. Гаризага шулай ук музыка өлкәсендәге тәҗрибә турында язарга һәм яраткан җырны башкарган язманы беркетергә кирәк. Иҗади сайлап алу узган катнашучылар белән оештыручылар үзләре элемтәгә керәчәк.





Комментарийлар