Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен укыту уңаеннан Прокуратура күрсәтмәсе алган мәктәп директорларына нәрсә эшләргә?

Бүгенге көнгә кадәр татар мәктәбенең язмышы, татар теленең киләчәге турында күп сөйләнде, бер-бер артлы массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге теманы күтәргән мәкаләләр дөнья күрде. Мәктәпләрдә тат...

Бүгенге көнгә кадәр татар мәктәбенең язмышы, татар теленең киләчәге турында күп сөйләнде, бер-бер артлы массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге теманы күтәргән мәкаләләр дөнья күрде. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелмәсме? Меңләгән укытучылар эшсез калмасмы? Бу сораулар  көнүзәк мөһим мәсьәләгә әйләнде. Укытучыларның мәнфәгатьләрен яклый торган журнал буларак, «Мәгариф» журналы да бу проблеманы күтәреп чыкты  Шушы көннәрдә «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» темасы буенча түгәрәк өстәл янына фикердәшләр белән җыелып сөйләшү булды.


Кунаклар арасында  Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, ТР мәгарифне үстерү институтыннан Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәистәше Римзил Вәлиев, КФУ да Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессорлары Әлфия Йосыпова һәм Гөлшат Галиуллина, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов, ТР мәгарифне үстерү институтыннан милли мәгариф лабораториясе мөдире Марат Шәехов, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте вәкиле Рүзия Гарәпшина,  «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррирләре Вахит Имамов һәм Ләбиб Лерон катнашты. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүне «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директор урынбасары, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директор киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып барды.
DSC_9428


Татар халкы Мәгариф министрлыгыннан


түземсезләнеп  хәбәр көтә


Сөмбел Таишева: Моңа кадәр дә татар мәктәбенең язмышы турында күп сөйләнде, массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге теманы яктырткан мәкаләләр дөнья күрде. Ә бүген бу көнүзәк мөһим мәсьләләгә әйләнде. Мәктәпнең, телебезнең язмышы нинди? Бу сорау бирегә килгән һәр кешене генә түгел, үзен татар дип санаган меңләгән милләттәшләребезне борчый.


Мәктәпләрдә татар телен укытуны Россиядә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек учреждениесе (Рособрнадзор) белән бергә прокуратура тикшерүләре башланды. Кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, прокуратура татар теле һәм әдәбияты дәресләрен мәҗбүри укыту программасыннан алырга дигән карар чыгарган. Сез бу турыда ниләр уйлыйсыз? Гомумән, туган телне укыту ихтыяри булырга тиешме, мәҗбүриме?


Марат Лотфуллин: Һәр районның үз предписаниесе (күрсәтмәсе) бар. Әлбәттә, аларның төп өлгеләре Президент күрсәтмәсеннән чыга. Беренчесе: ТР дәүләт телләрен һәм туган телләрне ирекле укыту, ата-ана теләге белән укыту. Икенчесе, рус телен укытуны Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмдә оештыру. Бу – Россия законнарында каралган проблемалар. Мәсәлән, «Мәгариф турындагы» законның 14 маддәсендә сүз укыту телләре турында бара. «Мәктәпләрдә укыту процессы рус телендә алып барыла. Халыкларның үз телләрендә башлангыч һәм төп белем алырга хокуклары бар. Туган телдә урта белем алырга дәүләт гарантия бирми» дип язылган. Шунда ук «Мәктәпләрдә республикаларның дәүләт телләрен, туган телләрне укытырга мөмкин, республиканың дәүләт телләре республика законнары нигезендә укытыла» дип язылган. Соңгы елларда тагын «Республиканың дәүләт телләрен укыту Россиянең дәүләт телен укытуга зыян китерергә тиеш түгел» дигән тагын бер абзац өстәделәр. Ләкин зыянның нәрсә икәнлеге язылмаган. Әлбәттә, бу бик кызык хәл. Бер телне укыту икенче телне өйрәнүгә зыян сала алмый. Чөнки, педагогика күзлегеннән чыгып караганда, бер телне белү икенчесен өйрәнергә ярдәм генә итә.


Россия законында каралганча, республика дәүләт телләре ТР законы нигезендә өйрәнелергә тиеш. Барлык балаларга татар телен дәүләт теле буларак тигез күләмдә өйрәнү каралган. 2004 елдан Россиянең Конституцион суды карары бар: аның буенча Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак укыту Россия законнарына, Конституциягә туры килә, законлы дип каралды.


Хәзер туган телләрне укыту федераль стандартлар нигезендә алып барыла. Элек, 2007 елга кадәр, дәүләт стандартлары нигезендә алып барыла иде. Ул вакытта федераль һәм милли-региональ компонентка бүленеш бар иде. Татар теле – дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та һәм Россиянең башка телләре милли-региональ компонент өлешендә өйрәнелде. База укыту планнарын республикалар үзләре төзи иде. Татар телен, туган телләрне укыту программаның мәҗбүри өлешенә керә иде. Чөнки федераль компонент та, региональ компонент та мәҗбүри һәм ата-аналар сайлый ала торган өлешкә бүленә иде. Мәктәп эшен бик гади механизм кебек кабул итәләр. ФДБСта республикалар, регионнар катнашмый. Аларның дәреслек төзергә дә, укыту программаларын төзергә дә хокукы юк. Ул федераль хөкүмәткә тапшырылган. Федераль стандартлар аерым эшләнгән, анда туган тел укыту каралган. Анда болай язылган туган телләрне укыту программаның төп, мәҗбүри өлешенә керә (18.3.1 пункты). Сайлау шулай каралган, мәктәптә җитәрлек контингент булса, туган тел укытыла. Укыту программаларын мәктәп үзе мөстәкыйль рәвештә төзи. Федераль стандартларга, мәгариф законына, регион законнарына туры килергә тиеш. Федераль стандарт кайсы фәннең күпме дәрәҗәдә укытырга тиешлеген күрсәтми һәм карамый. Анда белем дәрәҗәсенә таләпләр генә куелган. Һәр предметтан нинди компетенция булырга тиешлеге күрсәтелгән. Мәктәпләргә ярдәм итү өчен Мәгариф министрлыгы үрнәк укыту программалары тәкъдим итә, законның 10 маддәсендә каралганча, алар методик күрсәтмә булып хезмәт итә. Мәгариф тармагындагы Россия дәүләт органнарына, регионнарның дәүләт органнарына, муниципаль мәгариф идарәләренә мәктәпләрнең укыту планнарын һәм календарь укыту программаларын үзгәртүгә тыю (запрет) куелган. Шуңа да карамастан, Президентның күрсәтмәсендә регион башлыкларына мәктәпләрдә рус телен укыту сәгатьләрен Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту планнарында каралган күләмгә җиткерергә диелгән. Шул шартларда тикшерү уза.


Һәр районда мәктәп директорлары прокуратурадан күрсәтмә (предписание) алган. Иң беренчесе, татар мәктәпләрендә 10-11 классларда татар телендә укытырга ярамый. Дөрестән дә, формаль рәвештә килсәң, 10 нчы маддә нигезендә Россия хөкүмәте төп белемне генә туган телдә алуга гарантия бирә. Анда болай язылган: «мәгариф системасы тарафыннан тәкъдим ителгән шартлар кысаларында (в рамках условий предоставляемой системы образования)». Ә ул – гарантия генә. ТР Мәгариф законы исә туган телдә урта белем алырга мөмкинлек бирә. Прокуратура Татарстан законын исәпкә алмый. Гражданнар кодексын алып, 3 нче маддәсен карасак, Россия закончылыгына Россия һәм регионнарда кабул ителгән законнар, Президентның указлары, Хөкүмәт һәм регионнар карарлары керә. Монда шундый эзлеклелек күрсәтелгән: республика законнары Россия законнары белән тигез хокуклы, ләкин Россия законнарына каршы килә алмый, аңа өстәмә буларак эшли алалар. Ә 5 пунктта «Президент указлары, күрсәтмәләре, Хөкүмәт карарлары законнарга каршы килгән чакта, законнар үтәлә» дип язылган.


Икенче күрсәтмә. Туган телләрне сайлау иреге бирелми. Туган тел исәбенә рус теле дә керә дип саныйлар. Бу очракта килеп чыга: рус телен руслар 9 сәгать, татарлар 6 сәгать укыячак. Ә имтиханны тигез күләмдә бирәселәре бар. Татар теленнән имтихан бөтенләй юк. Бу очракта, ата-ана туган тел итеп нинди фәнне сайлаячак?


Өченчедән, республиканың дәүләт теле ФДБСна  кермәгән дип язалар. Шуңа күрә ул мәктәп компоненты исәбенә факультатив предмет буларак укытылырга тиеш. Федераль стандартларда, предмет өлкәләрен карасак, «Республиканың дәүләт телләре» дигән сүз юк. Ләкин Россиянең дәүләт теле дә искә алынмаган. Анда предмет буларак рус теле укытыла. Бер телнең дә статусы күрсәтелмәгән.


Моны хәл итү өчен Россиянең «Телләр турындагы» законына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Анда болай дип язылган: «Россиядә бөтен халыкларның да телләре тигез. Законда каралганнан башка беркем дә телләрнең приоритетын билгели алмый» диелгән. Законда исә ике өстенлек (приоритет) каралган: рус теле дәүләт теле буларак өстенлеккә ия (бу – бөтен кешегә аны эштә кулланудагы мәҗбүрилек), калган халыкларның телләре статусы — республиканың дәүләт телләре буларак, тормышта куллану мәҗбүрилеге статусы. Ләкин предмет укытуда статусның бернинди әһәмияте юк. Статуска карап предметның эчтәлеге, кагыйдәләре, төзелеше үзгәрми. Рус теле – рус теле, татар теле татар теле булып кала.


Федераль стандартларда да дәүләт телләре укыту каралган: «Туган телләр кысаларында» дип язылган. «Дәүләт телләре факультатив рәвештә укытылырга тиеш» (ФГОСка кермәгәнгә) дигән предписание язалар, туган телләр сайлау иреге куелмаган дип язалар. Ләкин туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә керә, ул законда да каралмаган. 14 нче маддәдә – «Мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында туган телне өйрәнү хокукына ия». Казан шәһәрендә, бер бала чуаш телен сайласа да, чуаш телен укытып булмый инде. Чөнки укытучы, класста 25 бала булу кирәк. Мәгариф системасы мөмкинлеге шунда чагыла. Бездә туган тел буларак рус һәм татар теле укытыла ала. Рус теле дигән аерым предмет бар. Аның таләпләре туган телгә куелганнан югарырак. Рус телен укыту методикасында тел белмәгән баланы өйрәтү турында сүз дә юк. Бөтен халык, рус телен туган тел буларак, бер генә методика белән укытылырга тиеш.


Предписаниеда рус телен укыту күләме турында да бар. Аны Россия үрнәк программаларының рус мәктәпләре өчен төзелгәнен генә алалар. Башлангыч мәктәпләр өчен дә шуны нигез итеп күрсәтмә язалар. Ә башлангыч мәктәп буенча дәүләт телләре булган республика мәктәпләре өчен аерым укыту планы каралган.


Юридик юктан бер генә юл бар. Предписание килгәч, җитәкче бәяләмә (отзыв) яза. Кыскача әйткәндә: я кире кагу хаты (возражение) яза, я кабул итә. Кире кагу хатын прокуратурага җибәрә, анда карыйлар: я кабул итәләр,  я юк. Кире кагуны кабул итмәгән очракта, судка бирү юлы гына бар. Директор күрсәтмә белән ризалаша икән, андагы таләпләрне үтәргә тиеш булып чыга. Мәсәлән, 7-8 сыйныфларда рус теле дәресләре күләмен, федераль үрнәк тәкъдим нигезендә, ике сәгатькә арттырырга тиеш дигән таләп безнең туган тел исәбенә генә тормышка ашырылырга мөмкин. Бу очракта Казан шәһәрендә генә дә 300 укытучы эш урынын югалтачак. Ә прокурорның республика дәүләт телләрен укытуны ирекле сайлау (факультатив рәвештә укытуга күчү) тәкъдимен кабул иткән очракта, Казан күләмендә – 800 педагог, ә республика буенча өч мәртәбә күбрәк санда белем иясе кыскартылачак.


Үрнәк укыту программалары – методик күрсәтмә генә. Мәктәп аны үзгәртергә хаклы. Мәктәпнең укыту планын беркем дә үзгәртә алмый.


Прокуратураның предписание язарга вәкаләте бар, ләкин аның законлылыгын суд тикшерә.DSC_9441


Рүзәл Юсупов:  Заманында Владимир Ильич Ленин бик акыллы сүзләр әйткән: «Бер телне дә көчләп, мәҗбүри рәвештә өйрәтү булырга тиеш түгел. Бер телне дә өстен итеп куярга ярамый».


Бүгенге икътисади шартларда рус телен өйрәнми мөмкин түгел. Аралашу теле буларак, ул өйрәнелергә тиеш, аннан башка булмый. Ләкин шул ук вакытта, мин гаҗәпләнеп куйдым әле: имеш, татар телен укыту ирекле булырга тиеш! Ата-аналардан гаризалар яздыру башланган, бу бит башка сыймаслык! Мондый хәл килеп чыгуына беренче чиратта укытучылар һәм аларның төп оешмасы – Мәгариф һәм фән министрлыгы гаепле. Моны бер дә тартынмыйча әйтә алам. Егерме биш ел буена татар телен юньләп укытмадылар. Ата-аналарның каршы чыгуында хаклык бар. Чөнки атнага кимендә 3-4 сәгать татар теле һәм татар әдәбияты укып та, унбер ел буена татарча сөйләшергә өйрәтмиләр. Нәрсәгә кирәк мондый укыту? Минем үземнең дә ике оныгым бар, икенчесе 3 нче сыйныфта укый, өйгә бирелгән эшләрне дәү әнисе ярдәменнән башка эшли алмый. Билгеле, бала татарча юньләп сөйләшми. Өйгә эш биреп җибәреп кенә бала телне өйрәнә алмый. Тиз арада ата-аналарга аңлатырга кирәк, тынычландырырга кирәк. Хәлне мәгариф министрлыгы үзгәртергә тиеш. Коммуникатив методны куллану, беренче чиратта, укучыны сөйләшергә өйрәтү кирәк, ә грамматика чаралары – ярдәмче чара буларак файдаланылсын! Әдәбиятны югары классларда укытырга кирәк.


«Мәгариф турындагы» РФ Законының катлаулы 6 нчы маддәсенең 6 пунктында: «Милли республикалар дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләләре шул ук республика закончылыгы белән көйләнә» диелгән. Монда Россия катнашырга тиеш түгел. РФ Конституциясе буенча, РФ Президенты РФ субъектларының башкарма хакимият органнары актларын РФ Конституциясе һәм федераль законнарына, РФ халыкара йөкләмәләренә каршы килгән очракта яки кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген бозган очракта әлеге мәсьәләне тиешле суд тарафыннан чишкәнчегә кадәр туктатып торырга хокуклы» (85 нче маддә, 2 пункт). Ләкин бу закон исәпкә алынмый.


Марат Лотфуллин: Сүз татар телен бетерү турында бармый, татар телендә предметларны укытуны бетерү хакында.


Методикага карап, халыкның белем дәрәҗәсе күтәрелми


Сөмбел Таишева: узган ел без бик дулкынланып, киләчәккә олы өметләр баглап татар телен һәм әдәбиятын укыту Концепцияләре кабул иткән идек. Аларны үзебезнең журналларда да бастырып чыгардык. Бу документлар кәгазьдә генә калмас микән?


Дания Заһидуллина: Башка республикалар милли телләр, милли мәгариф мәсьәләсендә һәрвакыт Татарстанга карап эшләделәр. Алар өчен безнең республика һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге ситуациядә дә Татарстанның фикере аерым бер әһәмияткә ия.


2007 елда милли-төбәк компоненты юкка чыгарылды. Һәм бу хәл безне бик зур бер чикләүгә кертте. Ул чикләү милли телебез, милли әдәбиятыбыз, аннан тыш, музыка, сынлы сәнгать, география, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрнең дә аерым бер өлешләре белән бәйле. Бу гамәл безне программалар, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары әзерләүдә дә кыенлыклар туды.


Бүген җәмгыятьтә: «Республикалар әлеге компонентны торгызу мәсьәләсен Федераль үзәк каршында көн тәртибенә куярга тиешләр» дигән фикер өлгереп килә. Минем уйлавымча, логик яктан бик дөрес фикер. Бу –безгә федераль дәүләт стандартларының соңгы буыны куйган чикләүләрдән котылырга мөмкинлек бирә алыр иде


Рус телле ата-аналар «Татар теленең укытылу сыйфаты начар, балалар татар телен үзләштерә алмыйлар» дигән мөрәҗәгатьләр белән чыгалар. Ләкин шунысы бар: әгәр без җәмгыятьне 100 процент дип карасак, шуның 95 проценты – хәлне аңлаган, аны позитив кабул итә торган кешеләр һәм алар бервакытта да дәшмиләр, бары тик 5 процент халык кына канәгатьсезлек белдерә. Нәкъ менә шуларның каршы төшүе «бөтен җәмгыять каршы» дигән күзаллау формалаштыра. Миңа калса, без татар теле белән бәйле вазгыятьтә дә менә шундый ситуацияне күзәтәбез. Мәктәптә бит татар теленнән башка да бик күп предметлар бар. Ата-аналар арасында балалары рус телен, математиканы, биологияне тиешенчә үзләштерә алмаган ата-аналар да җитәрлек. Алар да, әлеге предмет укытучыларыннан, укыту дәрәҗәсеннән, дәреслекләрдән зарланып, һәрвакыт кычкырып торалар. Бу – табигый хәл. Һәм без моны иң беренче чиратта аңларга тиеш.


«Татар теле, дәүләт теле буларак, рус балаларына укытыла, һәм рус балалары аларны бөтенләй үзләштерми», – диләр. Мәсәлән, минем Рамилә исемле дус кызым Алабуга шәһәрендәге рус мәктәбендә укыта. Ул: «Мәктәпкә татарча бер сүз белми килгән балалар 6-8 сыйныфларда татарча шигырь язалар», – ди. Ни хикмәт: балалары татарча сөйләшкән, хәтта татар телендә шигырьләр дә язган ата-аналар бервакытта да урамга чыгып кычкырмый бит. Без барыбер менә шул 5 процент кычкырганга карап «Бүген татар теле начар укытыла» дигән сүзне ниндидер кануни дәрәҗәгә куеп барабыз кебек. Алай эшләмик әле, җәмәгать! Республикабызда яхшы укытучылар да күп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да татар телен дәүләт теле буларак укыту өлкәсендә бик күп эшләр эшләнә. Ни өчен: «Без 30 ел буена балаларны бернәрсәгә дә өйрәтмибез» дигән нәтиҗә чыгарабыз?


20-30 ел элек татар телле мохитне саклау җиңелрәк иде. Бүген күпкә авыр. Чөнки без мәгълүматый чаралар заманына кердек. Тормыш бик тиз агым белән бара. Балаларыбыз туу белән рус телле мәгълүмат чаралары дулкынына көйләнә. Алар бөтен мәгълүматны телефоннан, интернеттан, телевизордан ала. Шуңа күрә бүген аларны тулысы белән татар мохитендә тәрбияләү авыр. Боларны исәпкә алып, мәгариф өлкәсендә генә түгел, бәлки җәягыятьнең башка өлкәләрендә дә телне саклауга юнәлтелгән колачлырак. Вазгыятьне елга 1-2 мультфильм тәрҗемә итеп кенә үзгәртеп булмый. Бала урамга чыгып китүгә рус телле мохиткә эләгә. Шәһәрләрдәге татар балалар бакчаларына барып карагыз. Татар теле укытылса да, үзара аралашу рус телендә бара. Бу – татар теле укытуны да авырлаштыра торган мәсьәлә.


Безнең үрнәк программа төзергә хакыбыз булмаганга күрә, үрнәк эш программасы төзеп, аны федераль исемлеккә керттек. Татарстан – бу юнәлештә бердәнбер алга киткән төбәк. Башка төбәкләрдә үзләре нәшер иткән дәреслекләрнең күбесе федераль исемлеккә кертелмәгән. Шуңа күрә без Татарстанда барган эшне уңай бәяләргә тиешбез. Башка регионнар да актив булса, безгә милли телләрне саклау буенча эш алып бару җиңелрәк булыр иде. Законнарга үзгәреш кертү юнәлешендә бергәләп эш алып барырга кирәк.


Элегрәк Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен укытуда коммуникатив принцип беренче урында тормый иде. Без татар телен фән буларак укытуга кереп киттек. Менә шуның дөрес булмавы концепциядә күрсәтелгән. Анда укыту Европа стандартларына, ягъни коммуникатив принципка нигезләргә тиеш диелгән. Һәм бу дөрес тә. Рус телле балаларга татар телен фән теле буларак укыту бернинди нәтиҗәгә дә китерми. Бары тик коммуникатив принципны алга куеп эшләгәндә генә, нәтиҗәләр яхшы була. Литвинов, Хәйдәрова һәм Нигъмәтуллина методикалары өлешчә әлеге принципны алга сөрәләр. Яңа буын «Сәлам» дәреслеге тулысынча коммуникатив принципка корылган.  Димәк, концепцияне гамәлгә кую – көн таләбе.


Милли мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә дә бар да ал да гөл түгел. Дәреслекләрне яңарту кирәклеге, татар теле дәреслекләренең эчтәлегендә үк милли-мәдәни тәрбия бирүне алга алу мөһимлеге һәммәбезгә мәгълүм. Мин концепцияне тормышка ашыруны һәм татар телен-әдәбиятын укытуны камилләштерү, һәм Россиядә рус булмаган халыкларның туган телләрен укытуда өр-яңа, заман таләп иткән мөмкинлекләрне, методикаларны барлау, табу юлы дип карыйм.


Милли мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе дә ал да гөл түгел.


Марат Лотфуллин: Методика проблемасы һәр фәндә дә бар. Нәтиҗәлелеккә китерә торган сүз түгел бу. Белем сыйфаты – беренче дәрәҗә  параметрлары методика түгел. Эш методика да икән, укыта белмиләр икән дип уйлыйлар бит. Туган тел компетенциясе – иң югары компетенциясе. Дәүләт тарафыннан имтиханнар куелырга тиеш. Туган телен белмәгән кеше бернәрсәне өйрәнә алмый, белем турында гомумән бернинди документ бирелми.


Сингапурда белем дәрәҗәсе балалар партадан партага күчеп укыганга гына югары түгел. Анда бит көчле сайлап алу бара. 6 класстан соң бала математикадан, туган теленнән һәм дәүләт теленнән имтихан бирә, шул 3 имтихан нәтиҗәсендә балаларны урталай бүләләр. Яртысы ПТУ кебек мәктәпләргә китә, яртысы урта белем алырга китә. Тугызынчы класстан соң тагын имтихан бирә. Тагын яртылаш бүләләр: яртысы югары классларга укырга китә, яртысы техникумнарга. Икеле кую, сайлау, имтихан аша белем дәрәҗәсен күтәреп була. Методикага карап халыкның белем дәрәҗәсе күтәрелми.


DSC_9431


Татар телен укыту өчен таяныч ноктасын табарга кирәк!


Римзил Вәлиев: Бу сөйләшү күптәнрәк кирәк иде, һәм ул даими, берничә тапкыр берничә урында үткәрелергә тиеш иде. Бик соңга калып утырабыз. Ата-аналар җәмәгатьчелеге, укытучылар җәмәгатьчелеге, идарәчеләр даирәсе килеп туган вәзгыятьтә хәрәкәт итәргә, аңа карата мөнәсәбәт белдерергә әзер түгел. Татарстан халкы да, идарәчеләре дә әзер түгел. «Мәгариф» журналы бу эшкә алынган икән, хупларга кирәк.


Мәгълүмат системасы бу хәл буенча эзлекле рәвештә эш алып барырга тиеш иде. Гәзитләр дә, журналлар да, радио-телевидение да милли узаң тәрбияләмәсә,  туган телне устеру мәсьәләләрен яктыртмаса, милләт язмышын кайгыртмаса, ул инде милли матбугат чарасы булудан туктый. Тиражлар төшү, рейтинглар кимүне дә укытучылар саны кимү белән бәйләп күрсәтергә була. Соңлап булса да, мәгълүмат тарату, компетентлык юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк.


Хәзерге килеп туган ситуация – матур итеп әйтсәк, «хокуклар бәрелеше» ул. Ультиматум-таләпләр, чыннан да, берсе дә законга сыймый. Энгель Нәвапович дөрес әйткән, бернинди бозулар булмаган, бар нәрсә закон кысаларында эшләнгән. Ләкин хәзер аңлашырга кирәк.


Федераль автономия рәисе, Думада Милли комитетны җитәкләүче җитди экспертлар фикеренчә, Кырымда үткән семинарда «мондый төр сүзләр Путин ягыннан тагын да булыр, сайлау кампаниясенә кадәр дә булды», – дигән. Йошкар-Ола акциясе – ул сайлау алды кампаниясе акциясе. Катлаулы сәяси хәлдә үзен урысларның лидеры дип күрсәтү алымы. Татар, чуаш тавышларын бәлки югалтыр, ләкин алар болай да беркая да китми. Минем фаразымча, бу я социаль челтәрләр аша, яки гәзитләр аша эшләнә. Нигә Президент Хөкүмәт башлыгы, Хөкүмәт башлыгы министрны чакырып, Гыйльметдиновны дәшеп тиз генә яңа канун чыгармый, уен кагыйдәләрен игълан итми? Эш хәзер аякөсте генә, кичә булган кагыйдәләрне бүген үзгәрткән хәлдә алып барыла. Кирәк булса, Конституциягә үзгәреш кертүгә дә җитәргә мөмкиннәр.


Әлеге ситуациядә татар хокукчылары, журналистлары, галимнәре бу хәлне ничек аңлый? Безне Ольга Артеменко кебек берничә зат егып салды. 2012 елда ук ата-аналар исеменнән имза җыю бара иде. Беренче эш КПРФ сайтында башланды, быел июнь аенда 13 мең имза бар иде. Барыбыз да мондый көн киләсен сизеп яшәдек, ләкин гамьсез яшәдек. Булганга канәгать булып утырдык.


Без әйбәт, көчле, үрнәк. Ләкин безне почмакка бастырып куйдылар. Яхшы укытучылар булса да, теләмәгән укучы ун ел укып та телне белми чыга, укытканда ук аларны нәтиҗәсез укытканбыз. Методика начар түгел, ләкин кирәкле методика түгел.


Безгә сабак бирәләр, аны кабул итеп алырга кирәк. Мәгариф системасының мондый хәлгә калуының сәбәпләре бар. Бәлки аннан чыгу юлларын аңлатырлар безгә.


Без, Татарстанда, Казанда яшәп, милли тел өйрәнү проблемасы белән очраштык, татар гаиләсендә туган телне өйрәтә алмадык, зур даирәләргә тел белүче-белмәүчеләрне фильтр аша үткәрмәдек, рус телле балаларга тиешле форматта тел белеме бирмәдек, димәк, бөтендөнья татар җәмәгатьчелегендә иң авыр урын Татарстан, Казанга туры килде. Читтә таләп тә юк. Тели икән сөйләшә, тели икән урыслаша.


Мәдәни, мәгълүмати тармактагы программалар нәтиҗәсез булып чыга. Бүген чыгу юлларын, таяныч ноктасын эзләргә, табарга кирәк.


Марат Лотфуллин: Балаларыбыз «Карусель» карап үсәләр. Кая безнең татар «Каруселе»?


Сөмбел Таишева: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын, шулай ук укытучылар әзерләүне һәм аларга яңадан әзерлек бирүне камилләштерү зарур дип әйтте. Телләрне өйрәткәндә, башлыча коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә дигән фикер ирештерде. Сез ничек уйлыйсыз, камилләштерүне каян башларга? Дәреслекләр белән генә бәйлеме? Тагын бер сорау: Юлламада шулай ук милли педагогия институты эшчәнлеген кабат торгызу турында да фикерләр әйтте. Бүгенге көндә бу мөмкин эшме?


DSC_9435


Әлфия Йосыпова: Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерли торган югары мәктәп. Бүгенге көндә 800 гә якын студент шул һөнәрне үзләштерә. Алар арасында педагог белемен алучылар да (татар теле һәм әдәбияты һәм чит телләр: инглиз, төрек теле), филология, тәрҗемә белеме, журналистика һәм информацион технологияләр белгечлекләр буенча бакалавриат программасы белән укыйлар. Быел татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча 120 студент кабул иттек. Укытучылар әзерләү алып барыла. Көн таләбенә туры килә торган методиканы безнең укытучыларыбыз эшли. Курс буларак студентларга да керә.


Милли уку йорты мәсьәләсенә дигәндә, федераль университетта әлеге юнәлешне җитәрлек дәрәҗәдә алып барабыз дип уйлыйм.


Марат Лотфуллин: 120 кеше 7 миллион халыкны укыта ала дип уйлыйсызмы? Татар телендә укытучылар җитми. КФУга кушылгач, милли педагогик кадрлар әзерләү туктатылды.  Милли мәгариф ул – татар теле түгел. Татар теле ул мәгариф өчен бер кечкенә инструмент. Бала мәктәпкә физика, химия, биология укыр өчен бара. Әлеге фәннәр татар телендә укытылса, ул безнең өчен яхшы хәл. Без белгән тарихта беренче мәртәбә предметларны татарча өйрәтү өчен укытучылар әзерләү туктатылды. Бу бик зур фаҗига. Милли мәгариф тагын 15-20 елга гына җитәчәк. Мәктәп ул бина түгел, ул – укытучы.


Математика, физика, химияне татар телендә укыта алмасак, татар халкы бик аз калачак. Чөнки татарның элитасы шул өлкәләрдә утыра. Татар теле академиклар, математиклар, галимнәр ярдәме белән генә күтәрелә ала. Милли университет политехник юнәлешле булырга тиеш. Мәктәпкә телчеләр генә түгел, төрле өлкәдә ике телдә аралаша, аңлата торган белгечләр кирәк. Татар телле укытучылар татар халкына җитәрлек дәрәҗәдә түгел.


Римзил Вәлиев: Ләкин бит хәзерге көндә 2000 укытучыга эшсез калу куркынычы яный...


Гөлшат Галиуллина: Бүген билгеләнгән проблема ул бүген килеп туган проблема түгел. Укытучының дәрәҗәсе, татар теле дәрәҗәсе... Ләкин без бер мәсьәләне игътибарга алмыйбыз. Бүгенге көндә чын татар авылындагы милли мәктәптә татар баласына татар телен укыту турында онытабыз. Татарның милләт буларак яшәешен озайта торган бер юнәлеш бит бу. Телне саклау ул — татар теле дәресе генә түгел, бөтен гуманитар блок шушында. Татар телен укыту ул – милләтнең киләчәген тәрбияләү.


Марат Лотфуллин: Милли югары мәктәп дигәндә, Гуманитар гына түгел, техник блок та булырга тиеш.


Хәзерге вакытта мәктәптә ата-ана белән эшләү юк дәрәҗәсендә!


Дания Заһидуллина: Совет чоры мәктәбе тәҗрибәсен истә тотып, ата-аналар белән эшләргә кирәк. Мәктәп чын мәгънәсендә эшләгән булса, мондый хатлар, мондый каршылыклар булмаган булыр иде. Хәзерге вакытта мәктәптә ата-ана белән эшләү юк дәрәҗәсендә. Ата-аналар мәктәпләре була иде, укытулар оештырыла иде.DSC_9446


Гөлшат Галиуллина: Хәзерге заман ата-анасының бик аз өлеше генә аңлы, кызганычка каршы. Матбугат уку юк дәрәҗәсендә.


Марат Шәехов: ТР мәгарифне үстерү институтының төп максаты – көчле милли кадрлар әзерләү. Без укытучылар белән даими эшлибез. Төрле милли мәгариф проектларны гамәлгә ашырабыз. Татар теленә каршы башланган хәрәкәт безне дә бик борчый. Укытучылар безгә мөрәҗәгать итә. Бернигә дә карамыйча эшне дәвам итәргә кирәк. Мин, әти буларак та, көчемнән килгәнне эшләргә тырышам. Каршылыкка каршы, тагын да ныграк милләтче булырга кирәк. Сыйфатны күтәрүгә бәйле рәвештә «Сәлам» укыту методик комплекты эшләнә. Аңлы, сәләтле балаларны җәлеп итеп, алардан татар телле укытучылар тәрбияләргә тырышабыз.


Равил Фәйзуллин: Урта махсус уку йортлары хезмәткәрләренең дә уй-фикерен беләсе килә. Алар кадрлар әзерләүдә төп резерв.


Рүзия Гарәпшина: Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте сиксән җиде ел буена татар һәм рус мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләгән. Шул дәвердә көллият унбер меңнән артык укытучы әзерләп чыгарган. Шактый кыен чаклар булды, ләкин без алган кыйблабыздан тайпылмадык. Безнең көллиятне тәмамлаган укытучылар хәтта Россия мәктәпләрендә дә эшлиләр. Бүгенге көндә дә бу эшне дәвам итәбез. Безнең көллияттә башлангыч мәктәптә ике телдә белем бирә торган укытучылар, тәрбиячеләр, физкультура укытучылар әзерләнә.


Ләбиб Лерон: Бу вәзгыять безнең өйгә дә килеп керде. Тормыш иптәшем эшләгән мәктәптә өч укытучыга 12 ноябрьдән эшкә чыкмаска дип әйтелгән. Бусы бер мәсьәлә булса, аның артыннан оныкларны мәктәпкә бирү мәсьәләсе баш калкыта. Бөтенебез дә аерым көймәдә, ләкин бер елгада. Беребезнең дә җилкәне юк. Җилкән белән юнәлешне үзгәртеп булыр иде. 25 ел элек тә бу турыда сөйләнде. Татарның Конституциясе бар, концепциясе (алмаксаты) юк. Татар мәктәпләре 5 елдан соң нинди булачак, без фәлән елдан кая барып чыгарбыз дип фаразлау кирәк. Алга карап эш итсәк, Сингапурга карап табыну булмас иде.


Марат Лотфуллин: «Безнең укытучылар үз хокукларын белми. Нинди очракта да үз теләгең белән эштән китү турында гариза язарга кирәкми! Даими рәвештә укытучыларга шуны аңлатырга тырышам.


Эш урыны кыскартылган очракта эш белән тәэмин итүче бу хакта хезмәткәргә боерык нигезендә ике ай иртәрәк язмача хәбәр итәргә тиеш. Шул очракта хезмәткәр эштән киткәндә ике айлык пособие алып китә, аннары мәшгульлек үзәгенә исәпкә керә ала. Эштән китеп ике атна дәвамында исәпкә керсә, өч ай дәвамында аңа хезмәт хакы күләмендә пособие түләнәчәк.


Үз хокукларыбызны белергә һәм якларга вакыт!


Гөлшат Галиуллина: Буйсынучынлык татарның канында инде ул. Алар акчадан битәр, идея өчен, җаны-тәне белән бирелеп эшли.


Вахит Имамов: Татарстан, татар милләте – бар яклап лидер. Безне беренче булып бетерсәләр, җайлырак. 27 ел үтеп китте суверенитет дип кычкырганга. Бер генә альтернатив мәктәп тә ачып карау булмады. Дүрт телдә укыта торган лицейлар бездә ачылды. Элек тә без алдынгы булганбыз – Иж-Бубый мәдрәсендә 5 телдә укытканнар.


Минем тәкъдим: район үзәге саен берничә мәктәп, шуңа яңа бина төзеп азапланасы юк. Район үзәгендәге бер мәктәпне интернат тибында оештырырга, бала әти-әнисе янына ял көнендә генә кайтып килсен. Түләүле итәргә, имтихан белән алырга. 4 телдә белем бирергә. 4 тел белә торган бала һәр җирдә кирәк.


Марат Лотфуллин: Килешәм. Ләкин ул мәктәп полилингваль булырга тиеш.


Бу мәсьәләләр буенча әлеге түгәрәк өстәлгә чакырылган, ләкин килмәгән Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегеннән комментарий көтәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рузэл эфэнденен оныгы татарча сойлэшмэгэнгэ мэктэп гаеплеме?бэлки гаепне ин беренче узеннэн эзлэргэдер.. Автор: Гузэл

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ