Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның милли җанлы профессоры

Гуманитар һәм төгәл фәннәрнең кайсы гына өлкәсен алып карасак та мәшһүр татар галимнәренә тап буласың. Мәгълүматларга караганда, Татарстан Фәннәр академиясендә генә дә сиксәнләп татар галиме хакыйкый,...

Гуманитар һәм төгәл фәннәрнең кайсы гына өлкәсен алып карасак та мәшһүр татар галимнәренә тап буласың. Мәгълүматларга караганда, Татарстан Фәннәр академиясендә генә дә сиксәнләп татар галиме хакыйкый, мөхбир яки шәрәфле әгъза булып тора икән. Татар халкы милләтеннән булган фән докторлары гына 600 тирәсе.


Моннан берничә ел элек Татарстан китап нәшрияты, бер төркем фән эшлеклеләренә багышлап, «Мәшһүр татар галимнәре» дигән бик тә уникаль фәнни-популяр жыентык нәшер итеп сөендергән иде. Тел һәм әдәбият, медицина һәм биология, математика һәм механика, физика һәм химия, авыл хуҗалыгы, архитектура, астрономия, археология өлкәләрендә дөнья бәһасенә торырдай милләттәш галимнәребез генә дә ничаклы  икән ләбаса! Яшь буынны фән юлына тартуда мөгаллимнәребез өчен тәрбия кылу юлында файдалану өчен күпме өлге-хәзинә бит болар! Димәк, исемнәре дәреслекләргә кергән, портретлары белән класс-кабинет диварларын бизәгән чит ил һәм рус галимнәре белән янәшә торырдай татар галимнәребез үк бар дигән сүз!


Бу арада милләтебез горурлыгы булырдай тагын шундый бер могтәбәр галимебезнең хикмәтле дә, гыйбрәтле дә язмышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге насыйп булды әле миңа. Исеме «Татар педагогик фикере антологиясе»нә кергән, Казан дәүләт аграр университеты профессоры, техник фәннәр докторы, бу көннәрдә үзенең 80 яшьлеген егетләрчә җегәр, җитезлек белән каршылаучы Әнәс Хафиз улы Җомагылов ул.


704 002ззззз


(Үз заманында республикабызның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховларны да механикалаштыру факультетында укыткан остаз-галим дә.) Бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, җир эшкәртү машиналарын камилләштерүгә багышлаган, гомеренең 55 елы бер үк югары уку йорты язмышыннан аерылгысыз булган олпат галим булуы өстенә әле татар дип җан атып яшәгән милли профессорыбыз да! Шулай булмыйча?! Аның үткән тормыш юлы, язмышы нәкъ менә газиз татар халкыныкы кебек сикәлтәле... Әмма нинди генә кыенлык-каршылыклар алдында калмасын, чыгар юлын тапкан, тырышкан-тырмашкан, үз максатына ирешкән, иң мөһиме – халкы алдында һәрчак йөзе ак, күңеле белән пакъ булып кала алган милли җанлы профессор.


Милли җанлы дидек. Һәм бу аңа бик тә рас килә. Хәзер күпләр төгәл һәм техник фәннәрне мәктәптә татар телендә укыту мөмкин эш түгел һәм моны кирәксез бер шөгыль сымаграк дип саный. Ә менә язмабыз герое – Әнәс ага Җомагылов исә үзенең бар эш-гамәле белән моның киресен раслаган: техник һәм төгәл фәннәр дә, һичшиксез, татар телендә укытылырга хаклы һәм тиеш тә! Әле урта мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да! Гомере буе югары белем алырга омтылган татар, бигрәк тә авыл балалары язмышы өчен янып яшәгән галимнең шундый фикердә булуы гаҗәп тә түгел һәм ул нигезле дә. Әнәс аганың югары һәм урта мәктәп укучылары өчен язган дәреслекләренең, методик кулланма һәм күрсәтмә әсбапларының күбесе татар телендә! Менә аларның кайберләре генә: «Трактор, автомобиль һәм авыл хуҗалыгы машиналары гидросистемалары» (Казан: ТКН, 1973), «Яңа тракторлар» (Казан: ТКН, 1977), «Хезмәттәге иминлек. Практикум» (Казан: Мәгариф, 1996), «Базар икътисады шартларында татар телендә югары һөнәрле белгечләр әзерләү юлында» (Казан, 1998), «Тракторлар һәм автомобильләр» (Казан: Мәгариф, 1999), «Русча-татарча техник терминнар сүзлеге (Казан, Мәгариф, 2000), «Хезмәт иминлеге» (Казан: ТКН, 2011)...


WhatsApp Image 2017-05-05 at 12.44.37


Гомеренең 80 нче язын каршылаучы Әнәс ага Җомагыловның үзенчәлекле тормыш мизгелләре хакында тагын да күбрәк беләсегез киләме? Рәхим итегез: олпат галимебезнең каләмдәше һәм фикердәше – техник фәннәр кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ринат Нуруллин юбилярыбызга һәм аның күпсанлы шәкертләренә үзенчәлекле бүләк ясады: милли җанлы профссорыбызга багышлап «Тургайлар сайраганда» дигән әдәби-документаль повесть язып төгәлләде, һәм әлеге китап «Ихлас» нәшрияты тарафыннан нәшер ителде дә. Тышлыгыннан ук үтә зәвыклы, йөгерек тел белән язылган бу китап күпләрегезнең күңел китабына әверелер, дигән фикердәмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ