Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Хөкүмәте грантын отасың килсә... заявка бирергә ашык

Коммерция эшләре белән шөгыльләнмәгән оешмаларның социаль яктан әһәмияткә ия булган проектларны активрак һәм кыюрак тормышка ашырулары максатын күздә тотып, Татарстан Министрлар Кабинеты 2010 елдан ба...

Коммерция эшләре белән шөгыльләнмәгән оешмаларның социаль яктан әһәмияткә ия булган проектларны активрак һәм кыюрак тормышка ашырулары максатын күздә тотып, Татарстан Министрлар Кабинеты 2010 елдан башлап үз грантларын отуга конкурс уздырып килә. Инде быел аның – алтынчысы. Әлеге конкурс елдан-ел үзенең офыкларын киңәйтә бара, анда катнашулар саны да, финанс күләме дә арта тора. Моңарчы үткәрелгәннәрендә инде барысы 1335 проект катнашып, 479ы җиңүче дип табылган. Алар өчен 67,8 млн. сум күләмендә грант акчасы бүлеп бирелгән. Быелгы конкурсны оештыру һәм үткәрү өчен 20 млн. сум акча каралган. Быел ул 9 юнәлеш буенча 23 номинациядә уза. Шактый яңа номинацияләр дә өстәлде, кайберләре кабаттан яңартылды. Әйтик, соңгы ике елда булмаган «Физкультура-савыктыру һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү» номинациясе кабат гамәлдә. «Төрмәләрдән азат ителгәннәрнең кабаттан тормышка яраклашуы» дигән номинация бөтенләй яңасы.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Узган ел конкурска 212 заявка алынган булган. Быел да шуннан ким булмас төсле. Тик заявка бирергә барлы-юклы бер атна вакыт калды: 11 май – заявкалар кабул итүнең соңгы көне. Казан, Чаллы калалары, Сарман, Әлки районнарының коммерцияле булмаган оешмалары елның-елында бу конкурста актив катнашып килә, грант акчасының тәмен белделәр, ахры. Ә менә Алексеевск, Әтнә, Менделеевск, Зәй, Апас, Теләче районнары бу җәһәттән кыл да кыймылдатмыйлар – грант акчасы белән бик үк вакланып торасылары килми, күрәсең...


Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, республикабызның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ