Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан лагерьлары җәйге чорда 218 меңгә якын баланы кабул итәчәк

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында Татарстан лагерьларында якынча 218 мең бала ял итәр дип көтелә. Мондый санны "Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт мин...

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында Татарстан лагерьларында якынча 218 мең бала ял итәр дип көтелә. Мондый санны "Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Йосыпов атады.


Йосыпов шулай ук билгеләп үткәнчә, балаларның сыйфатлы ялын тәэмин итү өчен якынча 13 мең әйдман кирәк. Әмма кайберләренең берничә смена эшләвен исәпкә алсаң, 6,5 – 7 мең кеше кирәк булып чыга.


Түрә һәр категория ял өчен үзенең юнәлеше каралган, дип белдерде. Әйтик, мәктәп яны лагерьларында мәктәп педагоглары эшли, профильле лагерьларда махсус белемле белгечләр җәлеп ителә.


0060


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ