Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләрнең чишелеш таба алмавы җаннарны әрнетә

Соңгы вакытта, Төп Законга каршы килеп, Россиядә яшәүче халыкларның телләренә кизәнүләре, шул нисбәттән Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләрнең һаман да юньле-рәтле чишелеш т...

Соңгы вакытта, Төп Законга каршы килеп, Россиядә яшәүче халыкларның телләренә кизәнүләре, шул нисбәттән Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләрнең һаман да юньле-рәтле чишелеш таба алмавы җаннарны әрнетә. Россиядәй зур илдә бар мәсьәлә дә хәл ителгән, илдәге бөтен чатаклыкларга  бары  Татарстан мәктәпләрендә укытылган татар теле дәресләре генә гаепле диярсең. Алар фикеренчә, татар теле  зинданга ябылса, бар дөньясы җәннәткә әйләнергә тиеш сыман. Россия – күпмилләтле дәүләт, глобальләштерү шартларында илнең гел сөйрәлчекләр сафында булуын милли төрлелектә булуыбызга сылтыйлар, рус теленә өстенлек бирелсә, бөтен проблемалар да күз ачып йомганчы уңай чишелеш табар да Россия икътисади, мәдәни яктан дөньяның иң кодрәтле, иң куәтле иленә әйләнәчәк диярсең. Шулай булырмы соң?! Телләр мәсьәләсе дөньяның башка илләрендә ничек тора? Түбәндәге кызыклы фактлардан Россиянең кайбер «кызу башлы»ларына сабак та, гыйбрәтләр аласы иде бер.


DSC_0585


Франция Фәннәр академиясе мәгълүматлары буенча, дөньяда 3 мең тел исәпләнә. Ә инде кайбер диалектларны да санасаң, аларның саны 6 меңгә җитә. Шул рәвешле, Җир йөзендә уртача бер миллион кешегә бер тел яки диалект туры килә. Җир йөзендәге телләр арасында иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы – кытай теле. Бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә. Инглиз телендә – 478 млн, һинди телендә – 437 млн, испан телендә – 392 млн, рус телендә – 284 млн, гарәптә – 225 млн, португалда – 184 млн, француз телендә 125 млн кеше аралаша икән.


Дөньяда иң күп телле ил – Папуа-Яңа Гвинея. Бу илдә 700дән артык папуас белән меланезия телләре диалектында сөйләшәләр. Мондый шартларда дәүләт телен сайлау катлаулы булганга, Конституция буенча биредә ул юк. Рәсми документлар исә инглиз, аның җирле варианты – пиджин-инглиш телендә тутырыла. Тик илдәге халыкның нибары 1 проценты гына инглизчә сөйләшә.


Индонезиядә барлыгы 707 тел теркәлгән. Дәүләт теле булган индонезия теле мәктәпләрдә өйрәтелә, әмма көнкүрештә аны ил халкының 20 проценты гына куллана, калганнар үз диалектларында сөйләшә.


АКШ дәүләт департаментының дипломатия хезмәте институты өйрәнү өчен иң кыен телләр исемлеген төзегән. Беренче өчлеккә япон, кытай, корея телләре керә. Аларны өйрәнүгә 2200 сәгать чамасы вакыт китәргә мөмкин. Рус теле беренче унлыкка кертелмәгән үзе – аны 1100 сәгатьтә камил өйрәнеп була икән. Кайбер лингвистлар башка бер тел белән дә охшашлыгы булмаган баск телен иң катлаулысы дип саный. Гиннессның  рекордлар китабында исә Төньяк Америкадагы хайда һәм чиппева һиндиләре теле, шулай ук эскимос, Дагстандагы табасаран  теле иң катлаулы буларак теркәлгән.


Әлеге илдз 422 телдә сөйләшәләр. Әлбәттә, аралашуның төп чарасы – инглиз теле, әмма һәр штат үзенең телен белергә хокуклы: мәсәлән, Гавай утрауларында мәктәпләрдә гавай теле укытыла, ә Нью-Мексико штатындагы закон буенча испан теле инглиз теле белән тигез хокуклы санала.


Телләрнең кайберләре, чыннан да, өйрәнү өчен бик читен. Мәсәлән, табасаран телендә 48 килеш, кабарда телендә 28 зат, убых телендә 80 тартык һәм нибары бер сузык аваз, седанг телендә 55 сузык аваз бар.


Кытайда 300 тел исәпләнә. Газета уку өчен кимендә 3 мең иероглиф белергә кирәк. Укымышлы кеше 5 мең иероглифны танырга тиеш. Кытай теленең мандарин диалектында 885 млн кеше сөйләшә. Ул дөньяда иң күп кулланыла торган тел санала. Икенче урында – испан теле, аңарда 332 млн кеше сөйләшә. Өченче урында – инглиз теле. Ул 322 млн кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Рус теле кулланылышы буенча җиденче урында: аңарда 170 млн кеше сөйләшә.


Мексикада 289 тел исәпләнә. Бу ил халкының 93 проценты испан телендә генә сөйләшә, калган барлык диалектлар халыкның 6,2 процентына туры килә, 0,8 проценты исә үз туган телен – җирле һинди телен генә аңлый.


А.С.Пушкинның «Полтава» поэмасында, беләсегез килсә, 30 мең чамасы хәреф бар икән.  Әмма иң гаҗәбе шунда: шулкадәр хәрефләр арасында нибары өч бөртек «ф» хәрефе бар. Нигә алай икән дисезме? Хикмәт шунда: элек-электән рус лексикасында [ф] авазы бөтенләй булмаган бит. Ә Пушкин әсәренә ул кайдан килеп кергән соң? Берсе – украинчадан алынган «цифр» сүзендә, янә ике «ф» хәрефе  ике урында кулланылган «анафема» сүзендә очрый. «Сказка о царе Салтане...» поэмасында «ф» хәрефенең хәле тагын да хөртирәк: бары бер – «флот» сүзендә генә очрый.


Лингвистика белгечләре фикеренчә, Бразилиянең Амазонас штатындагы пирахан кабиләсе теле дөньяда өйрәнү өчен иң катлаулы тел икән. Ул нигездә сызгыра торган авазлардан гына тора, ди. Әлеге тел вәкилләре үзара аралашканда сүз һәм фразаларны сызгыралар гына. Аларның мәгънәсенә көйнең тональлеген танып кына төшенеп була икән. Тагын бер үзенчәлеге: бу телдә үткән һәм киләчәк заман юк, аралашу гел хәзерге заманда гына бара. Нәтитҗәдә халык бүгенге көн белән генә яши: тарихын да белми, киләчәк белән дә кызыксынмый.


Бразилия халык саны буенча дөньяда бишенче урында тора: бу илдә 203 млн. халык яши. Анда барлыгы 229 тел исәпләнә. Шулардан рәсми кулланылыштагысы – португал теле. Җирле халык исә испан, француз, немец, итальян, инглиз, япон, һинди телләрен актив куллана.


Эдинбург университеты галимнәре, олы яшьтә акыл эшчәнлеген саклау өчен, чит телләр өйрәнергә киңәш итә. Бер яки аннан да күбрәк чит тел белгән кеше акыл җиңеләю һәм Альцгеймер авыруына сирәгрәк бирешә икән. Ә инсульттан соң исә баш мие функцияләрен тернәкләндерергә ярдәм итә. Эш шунда: яңа тел өйрәнү нейрон бәйләнешләр санын арттыра, аларны сыгылмалы һәм актив итә. Шуңа да баш мие зарарланулары тизрәк төзәлә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ