Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан полициясе бәйрәмгә әзерләнә

10 ноябрь көнне Россия Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Күпме гомер «Милиция көне» дип йөртелгән әлеге һөнәри бәйрәм соңгы биш елда исемен үзгәртсә дә...

10 ноябрь көнне Россия Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Күпме гомер «Милиция көне» дип йөртелгән әлеге һөнәри бәйрәм соңгы биш елда исемен үзгәртсә дә, җисеме – бәйрәмнең алга куелган максаты, уздыру нияте, колачлылыгы шул килеш калды. Чөнки ул халкыбыз иминлеге, матди байлыгыбызның сакланышын сагында торучы торучы – полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.


 

Бәйрәмгә исә һәркем бәйрәмчә рух белән килергә тырыша. Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең дә горурланып сөйләрдәй эш-гамәлләре бар. Бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов бу җәһәттән шактый кызыклы саннар китерде. Республикабызда соңгы елларда оператив хәл тотрыклы булып кала. Быелның 10 аенда Эчке Эшләр органнары тарафыннан 42 меңнән артык җинаять эше теркәлгән. Барлык җинаятьләрнең 57 проценты ачылган. Оешкан җинаятьчел төркемнәрне тар-мар итү, аларның лидерларын җаваплылыкка тарту буенча да максатчан эш алып барыла. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 4178 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Быелның ун аенда гына Татарстанның хокук саклау органнары тарафыннан икътисад белән бәйле 3242 җинаять ачыкланган. Нәтиҗәдә 2,45 млрд. сумлык матди зыян кире кайтарылган. Полиция хезмәткәрләре легаль булмаган уен бизнесы белән шөгыльләнгән 76 объектның законсыз эшчәнлегенә киртә куйган. Болар бит әле, Милли гвардия төзелү аркасында, республикабызның Эчке Эшләр министрлыгы составында эшләүчеләрнең саны 30 процентка киметелгән бер вакытта. Диалектика законы дәлилләгәнчә, санның сыйфатка әверелүенә бер мисал. Эчке резервларны эшкә җигеп, заманча техникаларны кулланылышка кертү нәтиҗәсе инде бу. Подъездларга, ишегалларына видеокамералар урнаштыру да күп кенә җинаятьләрне ачыклау, аларны булдырмый калу мөмкинлеге бирә икән. Бу җәһәттән, Р.Гыйльманов, «Имин шәһәр» булдыру максатыннан, һәрбер йортка видеокүзәтүләр оештыруны тәэмин иткән Чаллы каласы хакимиятен мактап телгә алды. Казан халкы да бу эштә чаллылардан үрнәк алса иде дигән фикерен белдерде ул. Халык, хакимият белән шулай бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләгәндә, бигрәк тә яшьләр арасында профилактик-аңлату эшләрен тиешле югарылыкта оештырганда гына ил-көннәребез тыныч, имин булыр, һөнәри бәйрәмнәребезне дә күтәренке рухта үткәрә алырбыз.


Таһир САБИРҖАНОВ.



Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная результатам оперативно-служебной деятельности МВД по РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ