Татарстан укучылары БДИны вакытыннан алда уңышлы тапшырды

Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханны вакытыннан алда уңышлы тапшырды. Быел 21 апрель-5 май көннәрендә имтиханны республикада 16 укучы бирде. Аларның унөче – спортчылар, икесе – медицина күрсәтмәләре буенча сынау тотучы һәм берсе чит илгә даими яшәргә китүче.

Рус теленнән һәм математикадан БДИны барлык укучылар да тапшырды. Рус теле буенча минималь балл – 37, югары балл 82 булды. Математикадан — 28гә 78 нисбәтендә.

Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырган укучыларның барысы да аттестат алачак. БДИда тәртип бозу очраклары күзәтелмәгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Добавить комментарий