Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

Чыганак: intertat.ru«Татарстан яшьләре» газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң кичә 66 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына...

Чыганак: intertat.ru Чыганак: intertat.ru

«Татарстан яшьләре» газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң кичә 66 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына газетаның баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов хәбәр иткән. Хушлашу берничә минуттан,  8.30да, Салмачы бистәсендә булачак.


Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. «Идел» журналының җаваплы сәркатибе булып та эшли. 1990 елда газетаның  баш мөхәррире итеп билгеләнә.


«Бәллүр каләм» тантанасында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Исмәгыйль Шәрәфиевка Гран-при бирелде.  Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, «Лада Калина» автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ