Татарстанда 11 яшьлек кыз суда баткан

Фаҗига Апас районында булган. Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Ул Коштавылы тирәсендәге зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган. Берникадәр вакыттан соң, бата башлаган. Моны күреп торган берничә кеше  балага ярдәм итәргә өлгермәгән.

Баланың мәетен төптән табып, полиция хезмәткәрләренә биргәннәр.

Добавить комментарий