Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Балык Бистәсе, Кама Тамагы һәм Питрәч районы җитәкчеләре алышынды

Бүген республикабызның өч районында җитәкчелек алмашынды.(Ильхам Кашапов)Иң беренче итеп, Питрәч главасы Эдуард Дияров район депутатлары утырышында, башкарган вазифасыннан китүе, Казанга яңа эшкә күчү...

Бүген республикабызның өч районында җитәкчелек алмашынды.
7b63af4b695b358ce18ed2aca41d80d3
(Ильхам Кашапов)

Иң беренче итеп, Питрәч главасы Эдуард Дияров район депутатлары утырышында, башкарган вазифасыннан китүе, Казанга яңа эшкә күчүе турында белдерде. Аның урнына, Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин тәкъдимен хуплап, Ильхам Кашапов сайланды.


Питрәч районы главасы артыннан, Балык Бистәсе районы главасы Ильхам Вәлиев отставкага китте. Районның башкарма комитетының вакытлыча җитәкче вазифаларын Илдар Тәҗетдинов башкарачак. Быелның көзендә Балык Бистәсе советына сайлаулар узачак. Район депутаты булып сайлангач кына, Тәҗетдинов район главасы җитәкчесе булуга дәгъва кыла алачак.
Кама Тамагының башкарма комитеты җитәкчесе, Алмаз Насыйров гаилә мәсьәләренә сылтап, вазифасыннан азат итүен сорады. Район депутатлары аның бу үтенечен канәгатьләндерде. Алмаз Насыйров үз урынында 2016нчы елның 28 декабреннән бирле эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ