Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка бәйге игълан ителде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка бәйге игълан итте. Грантның күләме  — 250 мең сум.

Бәйгедә эшчәнлеге бер елдан да ким булмаган, рәсми рәвештә теркәлгән җәмәгать оешмалары катнаша ала.
Документлар 2015 нче елның 1 нче сентябреннән 14 нче сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 нчы йорт (225 бүлмә) адресы буенча кабул ителә.

Добавить комментарий