Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлекне саклау ысуллары өйрәнелгән

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре республикадан читтә яшәүче татарларның ни рәвешле милли үзенчәлекне саклап калуларын ачыклаган. Беренчедән, милли үзенчәлекләрне саклау өчен, татар телен көн...

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре республикадан читтә яшәүче татарларның ни рәвешле милли үзенчәлекне саклап калуларын ачыклаган.


 


Беренчедән, милли үзенчәлекләрне саклау өчен, татар телен көнкүрештә куллану кирәк. Икенчедән, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үтәү. Өченчедән исә үзешчән сәнгать коллективларының иҗат итүе.


Моннан тыш, татарлар күпләп яши торган урыннарда татар мәдәнияте үзәкләре эшләү, мөселманнар җәмгыяте һәм мәчетләр булу, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга җирле хакимиятнең уңай карашы һәм ярдәм итүе, мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә Татарстан белән элемтәләр булу, дип белдерделәр бүген Татарстан Фәннәр академиясендә узган чарада. Ул «Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр», «Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары»,  «Казахстан татарлары» энциклопедияләрен тәкъдим итүгә багышланган иде.


«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ