Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның биш районында кош гриппы буенча карантин кертергә җыеналар

Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында кош гриппына каршы карантин игълан итү ихтималы бар. Бу хакта бүген Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынба...

Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында кош гриппына каршы карантин игълан итү ихтималы бар. Бу хакта бүген Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «ТИ» агентлыгы. 


WhatsApp Image 2018-07-19 at 16.54.55


«17 июльдә лаборатория тикшеренүләре вакытында кош гриппы вирусы ачыкланган. Чүпрәле районы (Шеланга авылы), Кайбыч районы (Ульянково авылы), Тәтеш районы, Апас районында ике очрак һәм Кама Тамагы районында бер очрак турында сүз бара», - диде Галимова.


Бу территорияләрдә авыру чыганакларын бетерү буенча кирәкле эшләр комплексы башкарылган. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы 350 баш чамасы кош-корт юк ителгән.


«Район башлыклары экстрен киңәшмә уздырды. Башка районнарда ишегаллары буенча йөреп, кош-корт тотучыларга киңәшләр бирергә җыеналар. Татарстан Президенты Ветеринария идарәсенә барлык чараларны күрергә кушты. Ул үзе бу мәсьәләне контрольдә тота. Чувашстан Республикасы чигендә биш пост куелды», - диде спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ