Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкованың тууына 111 ел

Фото чыганагы:  kitaphane.tatarstan.ru
Фото чыганагы: kitaphane.tatarstan.ru

1 ноябрьдә, композитор, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкованың тууына 111 ел тулган көндә, Яңа татар бистәсе зиратында аның каберенә чәчәкләр салу була. Моның хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара 10.15дә башлана. Анда Казанның иҗат җәмәгатьчелеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашуы көтелә.

Добавить комментарий