Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның хәзер үз экологик гиды бар

Һәркайсыбыз сәяхәт итәргә ярата да инде хәзер. Нинди дә булса дөньякүләм чара шаһиты булган очракта – волонтерлар, ә инде кая да булса сәфәр кыла калсак, гидлар ярдәменә өмет баглыйбыз. Һәм ялгышмыйбы...

Һәркайсыбыз сәяхәт итәргә ярата да инде хәзер. Нинди дә булса дөньякүләм чара шаһиты булган очракта – волонтерлар, ә инде кая да булса сәфәр кыла калсак, гидлар ярдәменә өмет баглыйбыз. Һәм ялгышмыйбыз. Бик еракка китмичә, туган Татарстаныбыз буйлап сәяхәткә чыга-нитә калсак та, гидлар ярдәменнән башка әллә ни майтара алмавыбыз бар.


Бу җәһәттән, җәйге ялларында республикабызның искитмәле яшел почмаклары буйлап сәфәргә җыенучылар өчен эш күпкә җиңеләйде хәзер: Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре Татарстан урман хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары белгечләре белән берлектә рус телендә «Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид» дигән белешмәлек бастырып чыгарды.WhatsApp Image 2018-07-16 at 15.33.59 WhatsApp Image 2018-07-16 at 15.33.41


Бу – барыннан да бигрәк Татарстанда эчке туризм үсешенә, беренче нәүбәттә, аның экологик халәтен күздә тоткан өлкәләрен танытуга этәргеч ясарга тиеш. Белешмәлек авторлары республикабызның барлык 43 районында урнашкан табигать, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары хакында фәнни-популяр телдә кызыксынып укырлык бай мәгълүматны укучы хөкеменә тәкъдим итәләр, экологик ялны оештыруга кагылышлы файдалы киңәшләрен дә  җиткерәләр. Монысы да бик мөһим. Ник дисәң, республикабызның яшел почмаклары белән ташыштырырга тиешле мәгълүмати кыр да әлегә артык үсеш алмаган. Югыйсә, агротуризм тармагын үстерергә атлыгып торган фермерлар бездә һәр районда диярлек бар. Интернетта да Татарстандагы туризм объектлары хакында сөйләүче бердәм мәгълүмати ресурс әлегә күренми. Шуңа бу белешмәлек – агротуризм тармагы үстерү белән кызыксынучылар өчен менә дигән тәүге компас, ориентир. Шуңа да киләчәктә әлеге белешмәлеккә кертелгән аеруча нык саклау таләп ителә торган табигый территорияләрне һәм мәдәни мирас объектларын үз эченә алган экологик туризм маршрутларын булдыру, «Татарстан Республикасы буйлап экологик гид» сайты төзү, әлеге белешмәлекне татар, инглиз һәм кытай телләренә дә тәрҗемә итеп бастырып чыгару күздә тотыла. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган да инде. «Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид» белешмәлеге сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән аерым китап итеп һәм аудиоформатта да бастырып чыгарылган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ