Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәбрис Яруллин: «2»ле билгесен беркемгә дә куймыйлар

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, «Татарча диктант» быел өченче тапкыр уза. Диктантны дөнья буйлап 272 ноктада язачаклар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбуг...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, «Татарча диктант» быел өченче тапкыр уза. Диктантны дөнья буйлап 272 ноктада язачаклар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.


Скриншот Скриншот

Татарстанлылар өчен Г.Исхакыйның «Көз» повесте, ә регионнар һәм чит илләр өчен А. Алишның «Нечкәбил» әкияте сайланды. Казанда татарча диктантны 13 югары уку йортында, мәктәп, көллиятләрдә язачаклар. Үткәрү урыннарының исемлеге белән diktant.tatar сайтында таныша аласыз. Бу БДИ түгел, «ике»ле билгесен берәүгә дә куймыйлар, ә менә бер хатасыз язучыларны декабрь аенда бүләклибез. Һәр катнашучыга сертификатлар да тапшырылачак» — диде Тәбрис Яруллин.


Исегезгә төшерәбез Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башлана.  Аны 20 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар. Казандагы төп нокта – Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак.


«Татарча диктант» акциясе Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында да трансляцияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ