Логотип Магариф уку
Цитата:

«Телсез калган илебезгә Тел бирик, мөгаллимнәр!..»

Равил Фәйзуллин,Татарстанның халык шагыйре, Татарстан фәннәр академиясенең почетлы академигыБез үскәндә (сугыш чоры балаларын күздә тотуым), укытучыларга хөрмәт-ихтирам ифрат зур иде. Күрәсең, алар мо...

Равил Фәйзуллин,


Татарстанның халык шагыйре, Татарстан фәннәр академиясенең почетлы академигы


Без үскәндә (сугыш чоры балаларын күздә тотуым), укытучыларга хөрмәт-ихтирам ифрат зур иде. Күрәсең, алар моңа лаек булган. Ни шатлык: мине укыткан кайбер укытучыларым бүген дә исән-сау әле! Татар әдәбияты укыткан 96 яшьлек Фатыйма апа Сәлахиева Казанның Дәрвишләр бистәсендә, рус әдәбиятыннан кергән Наилә Каюм кызы Әхмәтова шәһәребезнең Казансу буендагы урамнарның берсендә, химия укытучыбыз химия укытучысы Әминә Һади кызы  Гарипова Балык Бистәсендә матур гына гомер кичерәләр ... Наилә Каюмовна белән хәзер дә аралашып, киңәш-табыш итешеп яшибез.


Әдәбиятка кереп китүемә башлангыч чорда иң зур йогынты ясаган, булышкан кеше Гариф абый Шәйдуллин булды. Ул безнең авылның мәктәп директоры иде. Китаплар яратуымны, шигырьләр язуымны белгәч, «сиңа шигырь язу серләрен өйрәнергә кирәк» дип, кулыма бер китап тоттырды. Ул – Габдрахман Сәгъдинең «Әдәбият теориясе» китабы булып чыкты. V сыйныф укучысы өчен шактый катлаулы калын фәнни хезмәт. Өстәвенә... латин шрифтында. Теләк һәм үҗәтлек көчле булган күрәсең, атна-ун көн эчендә көне-төне утырып дигәндәй, үземчә укып, өйрәнеп чыктым бу хезмәтне. Күп урыннарын аңлап бетермәсәм дә, файдасы күп булды: ритм, рифмаларның ни-нәрсә икәненә ныграк төшендем, эчтәлек һәм форма турында уйлана башладым...


foto-fajjzullin-02


Аспирантурага кадәр алган университет белемем буенча мин әдәбият укытучысы саналам. Әмма бер көн дә укытучы булып эшләргә туры килмәде. Бөтен гомерем әдәбиятка, язу эшенә багышланды. Шулай да минем язмыш мәктәп белән тоташтырылган булып чыкты. 25 елдан артык әсәрләрем дәүләт программасы буенча берничә сәгать төрле сыйныфларда өйрәнелеп килә. Шул нисбәттән, дәреслекләр төзүчеләр белән дә, татар әдәбияты укытучылары белән дә аралашырга туры килә. Үзем дә хәл кадәри мәктәпләрдә еш булырга тырышам.


2003 елдан Балык Бистәсе районының Юлсубино урта мәктәбе Р.Фәйзуллин исемен йөртә. Сүз дә юк, зур горурлык инде бу! (Исән шәхесләр исемен йөрткән мәктәпләр Россиядә бер дистәләп кенә – Ред.) Әмма җаваплылыгы да тау кадәр! Туган мәктәбемә хәзер еш кайтам. Укытучылар, укучылар белән күбрәк аралашкан саен, бүгенге мәгариф системасындагы проблемаларның никадәр катлаулы икәнен ныграк төшенә барам... Төптәнрәк уйласаң, язучының да, укытучының да төп вазифасы уртак бит: кешеләрне, бигрәк тә яшь буынны әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә өлеш кертү. Бу миссияне башкаруда әдәбият – иң үтемле һәм мәгънәле чыганак дип уйлыйм мин. Бүгенге көндә чын укытучы, чын тәрбияче булу үзе бер батырлык. Еш кына шагыйрь, галим-педагог Рәшит Ягъфәровның «Татар мөгаллимнәренә» дигән шигыреннән мондый юллар хәтергә килә:


Дөньяда көрәш, зилзилә –


Телсез калдылар илләр.


Телсез калган илебезгә


Тел бирик, мөгаллимнәр!


Дөньяда көрәш, зилзилә –


Алышта сыгыла билләр.


Сыгылган билләр сынмасын –


Көч бирик, мөгаллимнәр!


Дөньяда көрәш, зилзилә –


Ирек даулыйлар ирләр.


Ирек даулаган ирләргә


Рух бирик, мөгаллимнәр!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ