Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Сөй гомерне!”, “Шүрәле-online" спектакльләрен күрсәтә

 Быел милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 131 ел тула. Апр...

 

Быел милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 131 ел тула. Апрель Татарстанда Тукай ае буларак билгеле. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге айны ел да зурлап уздыра. Быел бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, 17 апрельдә Мамадышта Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Сөй гомерне!" шигъри драмасы күрсәтеләчәк.


Шурэле-онлайн

24 апрельдә әлеге спектакльне Яшел Үзәндә яшәүчеләр тамаша кыла алачак. “Сөй гомерне!” – Г.Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителеп халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре, “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Артистлар баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара кебек музыка уен коралларында уйнап, тамашачыны милли моңнар белән илһамландыра. Шигъри драманың премьерасы   2011 елда булды.


Аның режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә – Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.


Театр тарафыннан Тукайның туган көне уңаеннан  оештырылачак чараларның чираттагысы 25 апрельдә була. Бу көнне Тинчурин театрында Казан укучыларына Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online ” cпектакле тәкъдим ителер дип көтелә. Балалар Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән таныша алачак.  Милли рухлы әкият каһарманнары белән бергә чит илнең популяр мультфильм геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар да бар. Төрле тылсым һәм могҗизаларга, уен-көлке һәм җыр-биюләргә бай леге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.


GZWPwrkhMfc
 
Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ