Тормыш имтиханы катырак булды

8 Март ир-атлар күңелендә гомер-гомергә иң якты, Тукайчарак әйткәндә, «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан» бәйрәмнәрнең берсе булып саклана. Аны билгеләгәндә яз аена тукталулары да юкка гына түгелдер. Март – озын кыш буена күшеккән җаннарның языла, җылы хисләрдән бөреләнә башлаган чагы. Һавада кыш салкыны хакимлек иткән көннәрнең берсендә кар астына сиздерми генә ут керә. Могҗиза – түбә кыегы белән тигезләнгән  калын кар катламы астындагы чирәмдә яшел төс кабына. Мәктәптә укып йөргән буй җиткереп килүче кызлар нәкъ шул көннәр килгәндә күзләрен көзгедән алалмый башлый. Борын астына мыек чыгып килгән сыйныфташларының да карашлары тәрәзәгә төбәлгән. Һәркайсының йөрәгенә әнә шул могҗизаи ут төшкән була. Дәрес азагында укытучы узган тема буенча укучыларга сорау бирә. Әмма утызга якын үсмернең авыз ачып җавап биргәннәре икәү дә өчәү генә. Калганнары күзләрен аяк очларына текәп, тынып калган. Мәктәптә көчле укучылардан да саналалар югыйсә. Укытучы аптырашта. Ни булган соң бу саф башларга? Нигә дәшми алар?

Бу истәлек – күңелемдә нәни бизәк булып сакланган якты хәтирә-атауларның берсе. Мин инде вакыйгаларның кайсы төбәктә барганлыгын сезгә ачып ук тормыйм. Чөнки алар – яшьлектә калган гөнаһсыз сәхифәләр. Исемнәрен, адресларын күрсәтә башласам, кемнәрдер үпкәләргә, моңсуланып калырга мөмкин. Әлеге дә баягы сорау биргән укытучы (ул ир-егет безнең сыйныф җитәкчесе иде) мине дәрестән соң укытучылар бүлмәсенә чакырып кертте. Бүлмәдә укытучым ялгызы гына иде. «Мәктәпне тәмамларга да күп вакыт калмады. Алга таба югары уку йортына керәсең бар. Туктат бу сансызланып йөрүеңне. Тырышып укырга кирәк», – дип, мөгаллимем озак кына вәгазь укыды. Әмма җавап бирә алмавымның уку-укымауга, сансызлыкка һич тә бәйле булмавына аның уена да килмәде. Параллель «Б» сыйныфында укучы бер кызга ут йотып йөрүемне башына да китермәде укытучым. «Башка күземә әкияттәге Белмәмеш булып күренәсе булма», – дип ул, аннары миннән алга таба укырга вәгъдә алып, сүзен бетерде.

Икенче көнне дөньяда март аеның беренче бәйрәме хакимлек итә иде. Мин бәйрәм көнен әти-әнигә булышып – терлекләр карап, утын ярып, су китереп үткәрсәм дә, күңелем белән кич җиткәнен көттем.

Күңелемне җилкеткән гүзәл күрше авылда яши иде. Эңгер-меңгер җитәрәк, әни белән сеңлемне бәйрәм белән котладым да юлга чыктым. Күп булмаса да, 5-6 чакрым араны барыбер ялгыз гына үтәсе бар. Менә берзаман караңгы да төште. Юл читендәге нәни, ялгыз куаклар, күңелгә шом кертеп, әллә нинди җәнлекләргә дә охшап куя. Авылга җитәрәк, үр күтәрелеп барганда, мине җигүле ат куып тотты. «Әһә, – дип уйлыйм эчтән генә, – бәхет баса, ахры. Барып җитәргә шәп инде бу туктый калса». Уйларымны сизгәндәй, атлы «трррр», – дип куйды. «Утыр әйдә. Бергә күңеллерәк булыр», – диде ул, чанага сикерүемне көтеп. Шунда минем йөрәгемә ут йөгерде. Бу – минем сыйныф җитәкчесе укытучым Г. абыемның тавышы иде. Ул да мине сүз башлавымны көтмәстән танып алды. «Ирек, син түгелме соң бу? Кая барасың син болай төнгә каршы күрше авылга? – диде ул, гаҗәпкә калып. «Клубта «Зита һәм Гита» исемле һинд киносы була икән. Шунда барыш иде», – дип, телемә беренче килгән сүзләрне кабатладым. Кинога бармасам да, шул фильм буласын З. әйткән иде. «Һмм, бәлки без дә карарбыз әле ул киноны, – диде ул, миңа игътибар итми генә. Аннары аның башына көтелмәгән уй килде. «Син минем чанадан төшмә әле, – диде ул. – Мин туктаган йортны күреп калырсың. Кайтканда бергә кайтырбыз».

Әмма укытучым атын миңа бик, бик тә таныш йорт янына китереп туктататты. Әйе, бу өйгә минем укытучымнан башка да ничәмә-ничә тапкырлар килгәнем бар иде. Мин әллә нәрсәләр уйлап бетерергә өлгермәдем, капкадан ике шәүлә күренде. Аның берсе – З., икенчесе аның апасы булып чыкты. «Мин кунак белән әле, – диде укытучым танышларына. Чанадан төшүгә, З. мине танып алды. «Бәй, Ирек бит бу», – диде ул, куанычыннан нишләргә белмичә.

З. ның апасы Казан вузларының берсендә укыта иде. Бәйрәмгә әти-әниләренә кунакка кайткан. Сыйныф җитәкчемнең аның янына хәл белергә килүе икән.

… Төнлә, авылга кайтканда, укытучым безнең бу очрашуыбыздан башта башын чайкый-чайкый көлде. Аннары елмаюын тыеп әйтте. «Имтиханнар җитеп килә. Бу юлда тиз генә күренмә. Монысын да 8 Март хакына гына кичерәм», – диде. Ул еллардан бирле күп сулар акты. Әлеге юлларда хәзер беребезнең дә күренгәне юк инде. Тормыш имтиханы без уйлаганча узмады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *