Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил һәм җәлилчеләр мәңге хәтердә!

15 февраль – истәлекле даталарга аеруча бай көн. Әмма алар арасында татар халкы өчен генә түгел, бар кешелек дөньясы өчен дә исеме каһарманлык символы булып күңелләрдә яши торганы бар: бу көнне нәкъ м...

15 февраль – истәлекле даталарга аеруча бай көн. Әмма алар арасында татар халкы өчен генә түгел, бар кешелек дөньясы өчен дә исеме каһарманлык символы булып күңелләрдә яши торганы бар: бу көнне нәкъ моннан 113 ел элек халкыбызның Прометее, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил җиһанга тәүге авазын салган.
Әйе, Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм каһарманлыгын бар дөнья белә. Чөнки ул дошман тоикынлыгында да көчле рухлы  булып кала белгән, Ватанына, сөекле халкына булган мәхәббәтен үлемсез шигырьләрендә чагылдыра алган, туган иле өчен хәтта гомерен  дә кызганмаган.

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көне бүген һәр авылда һәм шәһәрдә, мәктәпләрдә зурлап билгеләп үтелде.  Ә мәркәзебезнең 1 Май мәйданында  иртәдән үк Җәлил рухы хөкем сөрде. Микрофоннан патриот шагыйребез сүзләренә язылган җырлар агылып торды. Көндезге сәгать 12 дә халкым Муса Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләр истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды. Ә төп чара Татарстан Милли музеенда үтте. Биредә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган «Батыр үлә, үлмәс җыр булып» дигән күргәзмәдә дә уникаль фотолар, документлар аша Муса Җәлилнең каһарманлык юлы калку чагылыш тапкан иде. Әдипләребезнең кайнар чыгышлары Җәлил иҗаты үлемсез булуын, исеменең илгә җыр булып кайтуын  янә бер кат дәлилләде. Бу чара юкка гына «Моабит дәфтәрләре» нөсхәсе көне» дип аталмый шул. 1976 елдан башлап, ел да бары тик 15 февраль – Муса Җәлил туган көндә генә  шагыйрьнең Милли музей фондында сакланучы «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе тамашачы хозурына тәкъдим ителә. Иң тәэсирле мизгелләр... Быел әлеге дәфтәрләрне алып чыгу хокукы К.Тинчурин театрының күренекле артисты, М.Җәлил исемендәге республика премиясенең 2017 елгы лауреаты Артем Пискуновка йөкләнде.


Бүгенге очрашуда шулай ук «Җәлил укулары» дигән I халыкара нәфис сүз осталары җиңүчеләре башкаруында татар, рус, украин телләрендә Муса Җәлил шигырьләре яңгырады. Соңыннан конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды.


              Таһир САБИРҖАНОВ


Ирек НИГЪМӘТИ фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ