Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге ялга – онлайн-юллама

Агымдагы елда җәйге сәламәтләндерү лагерьларында 218 672 бала ял итәр дип көтелә, моның өчен 1815 оешма хезмәт күрсәтәчәк.Бу хакта Министрлар кабинетында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган бр...

Агымдагы елда җәйге сәламәтләндерү лагерьларында 218 672 бала ял итәр дип көтелә, моның өчен 1815 оешма хезмәт күрсәтәчәк.
Бу хакта Министрлар кабинетында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта белдерделәр.
Балалар лагерьлары турында тулы мәгълүмат алырга, 3D фото-видеолар аша корпусларны күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган, шул ук вакытта кирәкле оешманы сайлап, онлайн рәвештә юллама да сатып алу уңайлыгы булган сайт эшли башлавын хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
2019 елдан «Җәй – балаларга» («Лето – детям») дигән 3 елга исәпләнгән капиталь ремонт программасы старт ала. 94 объект реновацияләнеп, республикабызның 45 районында да балалар ялы өчен шартлар тудырылачак дип көтелә. Күп лагерьларның совет заманында ук төзелеп, замана таләпләренә туры килмәве билгеле. Төзәтергә мөмкин булганнарына ремонт ясалачак, ә инде кулланылышка яраксыз дип тапсалар, өр-яңа заманча корпуслар төзеләчәк.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ