Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җылы рәхәте» акциясе дәвам итә

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе ноябрь башында инде матур традициягә әйләнгән «Җылы рәхәте» акциясен игълан иткән иде. Салкын кышта кул-аякларыбызны гына түгел, җаннарны да җылы...

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе ноябрь башында инде матур традициягә әйләнгән «Җылы рәхәте» акциясен игълан иткән иде. Салкын кышта кул-аякларыбызны гына түгел, җаннарны да җылытырлык бияләйләр һәм оекбашлар хәстәрләү акциясендә журналларыбызны укучы барлык дусларыбыз да катнаша ала. Аларны йон җептән бәйләргә дә, күннән тегәргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул кул эшләнмәсе булырга тиеш. Милли бизәкләр төшереп эшләнгәннәре аеруча хупланачак.
Акциядә катнашу өчен бияләйләрне 2019 елның 15 декабренә кадәр 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча яки турыдан-туры редакциягә (7 кат) китерергә кирәк.
Иң оригиналь бизәкле бияләй Якутиягә Бияләй музеена китәчәк. Аның авторы редакциядән махсус бүләк – Г.Камал театрына 2 кешелек билет белән бүләкләнәчәк. Шулай ук редакция хезмәткәрләре белән уңган-булган җиңүчеләргә кунакка кайтырга планлаштырабыз.
Акциядә катнашучы һәркемгә электрон почта аша Катнашучы сертификаты юлланачак. Барлык бияләйләр республиканың балалар һәм картлар йортларына тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ