Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»нда катнашучылар өчен тавыш бирү

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең  IV — финал этабында катнашучыларның чыгышлары урнаштырылды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.Бәйгенең «М.Җәлил шиг...

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең  IV — финал этабында катнашучыларның чыгышлары урнаштырылды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Бәйгенең «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә катнашучыларның видеочыгышлары урын алган. Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак.
«Халык мәхәббәте призы»на лаек булачак җиңүчене билгеләү өчен 12 нче февраль 23.59 сәгатькә кадәр тавыш биреп булачак.
Моңа кадәр «Мәгариф» «Җәлил укуларында» Татарстанның 38 районыннан, Казан, Чаллы  шәһәрләреннән, РФ нең 11 төбәгеннән, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән 4000 бала һәм яшүсмер катнашуын хәбәр иткән иде.

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ