«Җәлил укулары»ның быелгы катнашучылары

“Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесенең быелгы катнашучылары өчен һәркем тавыш бирә ала. 

Балаларның видеоязмалары бәйгенең рәсми сайтында урнаштырыла башлаган. Әлеге видеязмаларда төрле шәһәр һәм районнардан булган егет-кызлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укый.  Материаллар очраклы рәвештә урнаштырыла, дип кисәтә оештыручылар.

Бәйгенең «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә катнашучыларның видеочыгышлары урын алган.

Халыкара бәйгенең гала-концерты 18 февральгә билгеләнгән.

Добавить комментарий