Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе «Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл оештырды.Милли вәзгыятькә кагылышлы мәсъәләләр хакында Казанның Абдулла Алиш исеменд...

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе «Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл оештырды.
Милли вәзгыятькә кагылышлы мәсъәләләр хакында Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова, россиякүләм танылган язучы Илдар Әбүзаров, Татарстан китап нәшрияты директоре Илдар Сәгъдәтшин, нәшриятның балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева,  «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин, Казанның аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы мәктәбе директоры Алсу Желтякова, журналист, блогер Айсылу  Лерон, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин,  «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова сөйләште.Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру юнәлешендә эшли. Бүгенге чарада татар язучылары, укытучылар, журналистлар татар телен саклау турында сөйләште. Төп бурычның  гаилә өстендә булуы белән түгәрәк өстәлнең барлык катнашучылары килешә.
Татар әдәбияты, милли мирас – тел сакчылары. Хәзерге вакытта китап нәшрияты тарафыннан басма китапларны укучыларга мультимедиа форматында тәкъдим итү буенча зур эш алып барыла. Китапларны электрон рәвештә укып һәм аудиоязма буларак тыңлап була.

Укытучылар фикеренчә, балаларда татар теленә карата мәхәббәтне махсус проектлар ярдәмендә уятып, үстереп була. Мәктәпләрдә милли кадрларга кытлык зур.

Мондый проектлар Интернетта оештырылга мөмкин. Балалар нәкъ менә биредә яши. Социаль челтәрләр аша милли мирасны танытып, шәхси сәхифәләрне татар телендә алып барып була.
Түгәрәк өстәл  турындагы язманы  журналларыбызның март санында укый алачаксыз.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ