ҺӘЙКӘЛ БУЛЫП КАЙТКАН ӘДИП

Ильмира САЛАВАТОВА,
Баулы районы Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллин музее фондларын саклаучы

Безнең Баулы ягы талантларга бик бай. Шуларның берсе – Кызылъяр авылында туып үскән Фәнис Гатаулла улы Яруллин (1938 – 2011). 73 ел гомеренең 53 ен урын өстендә уздырса да, ул көчле рухлы, киң күңелле шәхес булып калды, үз-үзен аямыйча иҗат итте (59 китап авторы). Аның иҗат белән узган гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була. «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда – Татарстан АССРның М.Җәлил исемендәге комсомол премиясенә, 1995 елда «Җан авазы» китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. «Халыклар дуслыгы» ордены (1988) белән бүләкләнә. Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен 2001 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.
Бүгенге көндә Кызылъярда аның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган музей үзәге эшли. Ул, бер ай эчендә төзелеп, моннан нәкъ ун ел элек август аенда ачылды. Музей экспозициясен ТР Милли музее хезмәт-кәрләре төзеде. Музей фондында барлыгы 900 гә якын экспонат саклана. Алар арасында әдипнең шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, документлары, кулъязмалары бар.
Фәнис Яруллин алты балалы ишле гаиләдә бишенчесе булып дөньяга килә. Авыл мәктәбе җидееллык кына булганлыктан, Баулының 1 нче урта мәктәбенә йөреп, сигезенче сыйныфны тәмамлый. Гел бишлегә генә укыса да, 16 яше дә тулмаган егет 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып урнаша. Өч елдан соң армия сафларына алына. Биредә ул, укчы-радист hөнәpeн үзләштерү белән бергә, спорт белән дә мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, күнегүләр вакытында турниктан егылып, гомерлеккә йөри алмас булып, «канатлары сынган бөркет кебек» урын өстенә кала. Әмма өметсезлеккә бирелми. 1962 елда язучы Марс Шабаев ярдәме белән Казанга килә. Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән фатирлы була. Казан хастаханәсендә ятканда, урта мәктәпне тәмамлый.
1964 елны Казан дәүләт университетына укырга кергәндә үк, аның беренче китабы – «Мин тормышка гашыйк» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шуннан соң ел саен диярлек аның шигырь, хикәя, повестьлары («Яшел утрау хуҗалары», «Язмышлар язылганда», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Яралы язмышлар») басыла ки-
лә, кайберләре чит телләргә тәрҗемә ителә. Күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр яза. Соңгы вакытта ул драматург буларак та танылды. Менә шундый иҗат шатлыгы яшәргә көч бирә әдипкә. Үзенең «Җилкәннәр җилдә сынала» автобиографик әсәрендә язучы: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек». – дип яза. Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин да гомеренең һәр тәүлеген әнә шулай аяусыз көрәштә үткәргән шәхес.
Фәнис Яруллин иҗаты – акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияләүнең матур үрнәге. Чөнки алар балалар рухына, аларның табигатенә туры килердәй итеп язылган, халык иҗатындагы гади, җыйнак, поэтик бизәкләргә бай. «3әңгәр күлдә Ай коена», «Биюче бака», «Алсу чәчәк», «Ике чәчәк», «Йолдыз тапкан кыз», «Хәтерсез күке», «Хыялый чебеш», «Урман әкияте» һ.б. әкиятләрен нәниләр бик яратып тыңлыйлар, укыйлар.
Фәнис Яруллинның тормышта бер канаты ышанычлы ярдәмчесе, олы терәге аның әнисе Гафифә апа булса, икенче канаты – сөеклесе Нурсөя апа. Алар, пар канатлар булып, 45 ел бергә яшәделәр. «Язмышымның иң зур бүләге – Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем», – дип яза әдип. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге аны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Һәм Фәнис Яруллин бик күп кенә шигырьләрен тормыш иптәше Нурсөя ханымга багышлый. Тормышым – авыр арба, / Йөгем гел артып бара. / Арбам күптән туктар иде, / Мәхәббәт тартып бара…
Авылда музей төзегәндә, җиһазлаганда, Фәнис абыйның үзенең теләкләре дә искә алына. Бу музей уникаль, чөнки анда урын алган бик күп экспонатлар авылдашыбызның үз куллары белән бүләк итеп калдырылды. Аларның һәрберсе шагыйрьнең кул җылысын, күңел җылысын саклый. Әдипнең вафатыннан соң, аның җәмәгате Нурсөя ханым музейга тапшырган әйберләр дә шактый.
Музейның мемориал бүлмәсендә Фәнис аганың күлмәге, костюмы, галстугы эленеп тора. Болар һәммәсе язучы яшәгән мохитне күзалларга ярдәм итә.
Авылда музей эшен бик җанлы итеп алып барабыз. Музейда һәрвакыт әдипнең шигырьләре, җырлары яңгырап тора. Фәнис абыйның туганнары, дуслары, замандашлары белән һәрдаим очрашулар үткәреп торабыз. Кунакларыбыз Фәнис ага белән бәйле истәлекләрен бик теләп уртаклашалар. Фәнис Яруллин исемен йөрткән авыл мәктәбе укучылары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. XI сыйныф укучысы Рүзәл Инсапов әзерләгән онлайн- проект музеебызга виртуаль экскурсияләр ясау мөмкинлеге тудырды.
Фәнис Яруллин – чын мәгънәсендә халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы һәм чорыбызның иң күп укыла торган әдипләренең берсе. Бүген Кызылъяр авылының бер урамы һәм мәктәбе аның исемен йөртә. 2015 елның августында Баулы шәһәренең иң матур урынында Фәнис Яруллин һәм аның гомер юлдашы Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштергән сын урын алды. Сынчы Рәсим Шәрифуллин батырлык, чыдамлык һәм чиксез мәхәббәт символы буларак гәүдәләндергән әлеге гаҗәеп сынны. Безнең музейда әлеге һәйкәлнең Р.Шәрифуллин бүләк иткән кечкенә эскизы (макеты) саклана. Болар барысы да Фәнис Яруллинның шәхес буларак бәхетле язмышлы булуын исбатлап тора.
Шагыйрьнең әдәби мирасы – безнең өчен васыять. Аның әсәрләре җаныңны җылыта, рухыңны яктырта, милләт язмышы, күркәм гореф-гадәтләребез хакында уйланырга мәжбүр итә, гади генә фикергә дә канат куя, туган телне, туган җирне, халкыбыз үткән данлы тарихны онытмаска өнди.

Добавить комментарий