Мамадыш районы кызы – Таңсылу Суздаль каласында ник «Алтын боҗра» эзләп йөргән?

Россиянең һәр почмагында һәр шәһәрнең, һәр авылның үзенә генә хас булган табигый үзенчәлекләре бар. Берәүләр үз туган ягының искиткеч кабатланмас тарихы белән кызыксынса, икенчеләре – биек таулары, салкын сулы чишмәләре, җиләк-җимешләре, өченчеләре җырга-моңга гашыйк булган шәхесләре белән горурлана, һәм шушы табигать бүләк иткән матурлыкларны яратырга, тарихи истәлекләргә сак карарга омтыла, көннән-көн күбрәк белергә тырыша, эзләнә, мәкаләләр, китаплар яза, үзенең белемнәрен киләчәк буыннарга калдырырга тырыша.

2017 елның көзендә сыйныф җитәкчем Ринат абый Хәйруллин Татарстанның туризм буенча комитеты үткәрә торган «Путешествие к истокам» дип исемләнгән конкурста катнашырга тәкъдим итте. Исемен  укуга ук бик теләп ризалаштым. Районыбыз, авылыбыз, гомумән, тарих белән кечкенәдән кызыксынам, шуңа да борынгы йола, гореф-гадәтләребезне, җырга-моңга гашыйк булган шәхесләребезне тагын бер кат беләсе, барлыйсы килде. Укытучым белән җиң сызганып эшкә керештек. Тырышлыгыбыз юкка китмәгән, озак көттермичә безне Казан шәһәренә конкурсның финал өлешенә чакырдылар.т1

Шунда минем I урынга лаек булуым билгеле булды. Ә быелгы уку елы башында «Путешествие к истокам» конкурсында җиңгән укучыларны Россиянең данлыклы «Алтын боҗра» (Золотое кольцо) маршруты буенча сәяхәт итәргә чакырасылар икән дигән хәбәрне ишеткәч, сөенүемнең чиге булмады, китәр көнне түземсезлек белән көттем.

Татарстаннан кырык бала булдык, һәммәбезне якты йөз белән Казан тимер юл вокзалында каршы алдылар, һәм, җитәкчеләребез белән бергә, поездга утырып, Мәскәү каласына юл тоттык.

«Алтын боҗра» маршрутының беренче тукталышы Суздаль шәһәре иде. Юл бераз ардыртса да, бу шәһәрнең килеп чыгышы турында белү безгә бик кызык иде. Суздаль Кремлен, Крестовая Палатаны, Спасо-Ефимский монастырьны күрдек, кыңгырау чыңнарын тыңладык.т2 т3

Әйтеп бетергесез тәэсир белән, маршрутыбызның икенче тукталышы – Владимир-Боголюбово шәһәренә юнәлдек.

Биредә Алтын ишекләрне (XII гасыр), Успенский соборны (XII гасыр) күрдек, ЮНЕСКО карамагында булган тарихи һәйкәлләр белән таныштык.

Һәм соңгы тукталышыбыз – көтеп алынган Мәскәү шәһәре булды. Биредә без үзәк урамнардан йөрдек, Мәскәү дәүләт университеты, Россия Дәүләт Думасы, Воробьев таулары яннарыннан үттек, Мәскәүнең тарихы белән таныштык. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: «Золотое кольцо» маршрутындагы һәрбер шәһәрдә чит ил туристлары бик күп.

Мизгел эчендә үтеп киткән өч көн эчендә Татарстан районнарыннан килгән укучылар арасында мин үземә шактый дуслар таптым һәм бик озакка җитәрлек энергия, илһам алып кайттым.т4Безгә шушындый мөмкинлек бүләк иткән татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Туризм комитетына, туган мәктәбемә, укытучым Ринат абыйга, үз өсләренә җаваплылык алып, безнең белән барган җитәкчеләргә, экскурсияне оештырып йөргән гидларга, үзендә кунак иткән, Россиянең горурлыгы һәм йөзек кашы булган шәһәрләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә, чөнки мондый сәяхәтләр миндәй укучылар күңелендә кызыксыну уята, аларны киләчәк уңышларга этәрә!

Таңсылу МӨХЛИСОВА,

Мамадыш районыУрта Кирмән урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы

Добавить комментарий