1 миллион укытучыларны авылга әйди

«Земский учитель» программасы хакында, ягъни В.Путинның авылга кайтачак укытучыларга миллион вәгъдә итүен ишетүгә авыл халкы: «Эх, элегрәк кирәк иде. Авылда аның хәзер укытучысы гына түгел, укытырга балалары да калмады бит инде”,- дип сукранмый калмагандыр. Нишлисең инде, авылларда эш булмагач, яшьләр шәһәр ягын каера шул. Хәер, укытучыларга килгәндә, авылда түгел шәһәрдә дә хәзер, без әлегә 20 шәр ел эшләгән укытучыларга таянып эшне алып барабыз, алар бер-бер артлы лаеклы ялга китеп барса, нишләрбез, дип бүгеннән үк чаң сугучы мәктәпләр аз түгел.

Шулай да авыл укытучыларына финанс яклап ярдәм итүгә йөз тоткан әлеге максатчан программаның нәтиҗәле булуына ышанасы килә. Ни өчен дигәндә, педагогика институтын тәмамлаган яшьләрнең күбесе шәһәрдә калсалар да, мәктәпкә барырга ашыкмый. Шул рәвешле ни рәтле эше, ни торыр җире булмыйча вакытлыча фатирларда гомер итә. Бәлкем алар да чит җирдә олтан булганчы үз илемдә солтан булыйм, дип туган авылларына кайта башлар, чөнки 1 миллион аз акча түгел. Моның белән тормышыңны көйләп җибәрергә була. Шулай буласына ышаныч зур, чөнки моңа кадәр тормышка ашырылган «Земский доктор» программасыннан да йөзләгән яшь белгеч файдаланып, 1 миллион күләмендә субсидия алган. 2018 елдан әлеге программага кайбер үзгәрешләр дә кертелгән, ягъни «Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры» пректында катнашу хокукы алучыларның максималь яше 35 яшьтән 50 яшькә кадәр күтәртелгән. 2019 елда хөкүмәт тарафыннан әлеге проектны табиблар һәм фельдшерлар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә тормышка ашыра башларга ниятлиләр.

«Авыл укытучысы» программасында кемнәр катнаша ала соң? 35 яшькә кадәрге, профессиональ югары белеме булган, җирле мәгариф органы яки (җирле хакимият) белән 5 елдан да ким булмаган вакыт аралыгында авыл мәктәбендә эшләячәге хакында килешү төзегәннәр 1 миллион сум субсиягә дәгъвә белдерә ала. Әлеге сумма килешү төзелгәннән соң 30 көн эчендә иясенә күчерелергә тиеш. “Авыл укытучысы” программасы кысаларында алган әлеге акчаны 2019 елда нинди максатта тотып булачак?

-Торак йорт алу өчен;

-Торак йорт төзү, төзү материаллары алу өчен;

-Фатир алу яки торак бина сатып алу өчен;

— Ипотека взносы өчен.

Интеллигенция вәкилләрен, югары белемле яшь белгечләрне үзләренең туган якларына, авылга кайтару өчен шундый шартлар тудыруның нәтиҗәсе булырмы? Бу үлеп баручы авылларга, андагы демографик хәлгә җан өрерме-юкмы? Бу хакта Тукай районы Теләнче Тамак гомуми урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы Чулпан Әхләт кызы Әхмәтшинаның да фикерләрен белергә булдык. Заманында ул да югары уку йортын тәмамлагач бер ел шәһәрдә – Яр Чаллыда яшәгән. Фатир мәсьәләсен тиз генә хәл итеп булмаячагына төшенгәч, гаиләсе белән авылга кайтып йорт җиткереп шунда төпләнгәннәр.

— Әлеге “Земский учитель” проекты күптән кирәк иде. Бу хата коллективта да сөйләштек. Аңа зур өметләр баглыйбыз һәм бу башлангычның файдасы-нәтиҗәсе булыр, дип өметләнәбез. Безнең мәктәп кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Район буенча караганда, кайбер фәннәрдән укытучылар җитмәгән мәктәпләр бар. Инглиз теле укытучысы буларак чит тел укытучылары белән тәэмин ителештә проблемалар барын беләм. Шәхсән үземә дә, мәктәптәге коллегама да берничә ел дәвамында бер үк вакытта күрше авылга да йөреп укытырга туры килгәне бар. Кем белә, укытучылар җитешмәгән авылларга бәлкем, бик үк яшь укытучылар да кайтмас. Урта яшьтәгеләр кайтса да, бик яхшы булачак. Олгая барган саен кешенең күңеле болай да авылга тарта башлый бит. Әлбәттә, эчтән генә булса да яшьләргә исәп тотабыз. Яшьләр кайтса, авыл да картаймас, мәктәпләр дә ябылмас иде. Аларга алга таба да ярдәм булса, ник кайтмаска тиеш соң әле алар?- ди Чулпан ханым.

Бәхеткә каршы, Чулпан Әхмәтшина укыткан Теләнче Тамак урта мәктәбенә ябылу куркынычы янамый. Балалар күрше-тирә Хуҗи, Казаклар, Таулык, Останково, Яңа Бүләк, Дөреш, Бай-Бүләк авылларыннан килеп йөриләр. 146 бала укый торан мәктәп гөр килеп тора.

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий