Логотип Магариф уку
Цитата:

11 киңәш: мәктәп укучыларына каникулларын ничек үткәрергә?

Мәктәп укучыларына каникулларын ничек үткәрергә?Әле кайчан гына яңа уку елы башланган иде. Мәктәп укучыларының көзге каникуллары җиткәнен сизми дә калганбыз. Ә балалар аны бик көткәндер. Аларга да тыр...

Мәктәп укучыларына каникулларын ничек үткәрергә?


Әле кайчан гына яңа уку елы башланган иде. Мәктәп укучыларының көзге каникуллары җиткәнен сизми дә калганбыз. Ә балалар аны бик көткәндер. Аларга да тырышып укыганнан соң бераз ял итеп алу кирәк. Тик ялларның да төрлесе була. Кайсыбер балалар каникулларын төшкә кадәр йоклап, телевизордан фильм-мультфильмнар карап, Интернетта утырып үткәрү турында хыяллана. Әмма бу файдалы ял буламы соң? Нишләп әле каникул ялларына бераз активлык өстәп, яңа кызыклы шөгыльләр тапмаска?


Юлия Калинина фотосы Юлия Калинина фотосы

Әти-әниләргә дә балаларының яллары нәтиҗәле һәм файдалы үтсен өчен үз өлешләрен кертергә кирәк.


Каникулның беренче 1-2 көнендә балага туйганчы йокларга ирек бирү мөһим. Бу көннәрне ул үзе теләгәнчә үткәрсен. Ә аннары инде актив ялларны башлап җибәрергә дә була:


- шәһәрдә булачак кызыклы чараларны барлап, шуларга йөрегез. Укучыларның каникуллары вакытында алар аеруча күп була;


- башка районга яки шәһәргә барып, андагы матур, истәлекле урыннарда булып, яңа җирләр белән танышып кайтырга мөмкин;


- туганнарыгызның хәлләрен белеп кайтыгыз;


- балагызны атта йөрергә алып барыгыз. Әлеге матур хайваннар белән танышудан тыш, атта йөрү актив спорт төре дә булып тора.


- йорт эшләрендә балаларыгыз да катнашсын. Кызлар әниләренә ашарга пешерергә, өй җыярга булышса, малайлар әтиләре янында кайнашсын;


- көзге яллар әниләргә кызларына тәмле әйберләр пешерергә өйрәтү өчен менә дигән вакыт;


- кичләрен бөтен гаиләгез белән җыелышып, өстәл уеннары уйнагыз. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып җибәрәчәк;


- көзге кичләрдә шулай ук гаилә белән кинога яки театрга барырга була. Бер дә булмаса, өйдә дә матур әдәби фильм карарга мөмкин;


- «укудан бөтенләй аерылмасын, белемен арттырып торсын» дисәгез, балагызга кызыклы фәнни тапшырулар карарга тәкъдим итә аласыз;


- әгәр әти-әниләре эштә булып, балага көннәрен ялгызы үткәрергә туры килә икән, бу очракта көзге лагерьлар – менә дигән вариант;


- ялларда балагыз уку турында да бөтенләй онытып бетермәсен. Каникулга бирелгән өй эшләрен алданрак әзерләп куйса, калган ял көннәрен ул тыныч күңел белән үткәрәчәк.


Каникуллар җитү уңаеннан берничә мәктәп укучысының әнисенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Аларның балалары ялларын ничек уздыра икән?


Эльмира Садикова, бер бала әнисе


9 нчы сыйныфта укучы улымның гадәти көннәре бик актив үтә. Мәктәптән тыш, баскетболга, бассейнга йөри. Вакытын бушка уздырырга бер дә яратмый. Әмма бу тыгыз график та бик нык ардыра. Шуңа күрә каникулда тынычлап ял итәргә кирәк. Быел улыбыз башка шәһәргә әби-бабасына кунакка барачак. Әмма анда да тик ятар дип уйламыйм. Әз генә буш вакыты булганда ул инглиз телен өйрәнергә керешә, гитарада уйный.


Гөлшат Билалова, өч бала әнисе


Минемчә, балаларның каникуллары файдалы итеп үтәргә тиеш. Әлбәттә, укудан ял итәргә кирәк, әмма бөтенләй онытып бетерергә дә ярамый. Телевизор карау, компьютерда утыру күләмен дә чикләргә кирәк. Үзебезнең балаларыбызга да гел шулай әйтеп торабыз. Шуңа күрә алар күп вакытларын саф һавада уйнап, безгә булышып үткәрәләр. Олы кызыбыз китаплар укырга ярата, кечкенә улларыбыз шашка-шахмат белән кызыксына.


Алсу Нотфуллина, бер бала әнисе


Улыбызның яллары ел саен төрлечә үтә. Каникулларда да ул укудан аерылмый. «Бөтенләй фән кешесе булып беттең инде» дим мин аңа кайчак, шаяртып. Узган елда Чибәркүл шәһәренә «Что, где, когда?» уенына барып кайткан иде. Быел каникулларын өйдә үткәрер, мөгаен.


Ә сезнең балаларыгыз ничек ял итә?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ