Логотип Магариф уку
Цитата:

100 еллык Әтнә театры 17 яшьлек кызларны елата

Тиздән Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Казан арты төбәге артистлары ике премьера спектакле әзерли. Бу турыда  журналистларга театр  директор...

Тиздән Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Казан арты төбәге артистлары ике премьера спектакле әзерли. Бу турыда  журналистларга театр  директоры Ленур Зәйнуллин хәбәр итте.


WhatsApp Image 2018-09-12 at 21.26.26


Быел данлыклы татар театрының 101 нче сезоны ачылачак. Юбилей спектакльләре итеп Морис Метерлинкның «Күк кош» һәм Г.  Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» әсәрләрен сайлаганнар.


- «Күк кош» спектакленең  режиссеры театрыбызның баш режиссеры Рамил Фазлыев булачак. Премьерада театрыбызның 100 еллык юбилей кичәсен оештырырга планлаштырабыз. Спектакль тамашачыга ноябрьдә тәкъдим ителәчәк,  – дип белдерде театр директоры.


Бер гасыр эчендә Әтнә театры бай репертуар туплаган.  М. Әмирнең «Миңнекамал», Х. Вахитның «Ике килен — килендәш», Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакльләре — зур уңышка ирешкәннәрнең бер генә өлеше.  Әтнәлеләр театрга теләп йөри. Мисал өчен, Сугыштан соңгы еллар тасвирланган «Туган туфрак», «Югалган көн» кебек спектакльләрдән 16-17 яшьлек кызлар елап чыга, дип белдерде артистлар. WhatsApp Image 2018-09-12 at 18.46.34


 — Әтнә халкы театр иҗатында тәрбияләнеп үскән. Бер спектакльне бишәр, алтышар, унар мәртәбә килеп караган кешеләр бар. Чагыштырып карасак, миллионлаган шәһәрдә театрга халыкның нибары 3-4 проценты гына  йөри. Ә 3,5 мең кеше яшәүче Әтнәдә бу сан 30% тәшкил итә. Әтнә халкы театрсыз яши алмый, дип әйтеп була, — диде баш режиссер Рамил Фазлыев.


Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 101 нче сезонында беренчеләрдән булып тамашачыларга Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» әсәре күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ