Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 ел нинди булачак? Күсе кыштырдаса – байлыкка

Ниһаять, көттереп кенә яуган ак кар белән бергә яңа ел кәефе өйләребездә, шәһәр транспортында, кибетләрдә, эшебездә сизелә башлады. Яңа елга кадәр бурычларны бирим, кайбер эшләрне төгәллим, яңа планна...

Ниһаять, көттереп кенә яуган ак кар белән бергә яңа ел кәефе өйләребездә, шәһәр транспортында, кибетләрдә, эшебездә сизелә башлады. Яңа елга кадәр бурычларны бирим, кайбер эшләрне төгәллим, яңа планнар корыйм дип йөргән мәл. Динебез буенча яңа ел бәйрәм булып саналмаса да, гомернең бер елына нәтиҗә ясау, яңа максатлар кую, туганнар-дуслар белән бер табын артында җыелып бәйрәм итү, бүләк бирешү начар гадәт түгел ләбаса.
Бүләк дигәннән, кибет киштәләренә карасак, көнчыгыш календарендагы символлар һәм ышанулар мифологиядән бирегә күчкәнен күрәбез. Күсе яисә тычкан рәсеме төшерелгән яңа ел бүләкләре, тыйнак ак гирляндалар, затлы алтын һәм көмеш төсендәге бизәлеш... Болар һәммәсе Күсе елын каршы алырга әзерләнү турында сөйли. Без дә яңа ел ыгы-зыгысыннан читтә кала аладык. Әйдәгез, көнчыгыш календарена күз салыйк әле.
Кытай календаре буенча киләсе 2020 ел – Ак Металлик Күсе елы. Легенда буенча, үлә баручы Будда янына 12 җәнлек чиратлашып хушлашырга килгән. Бу гамәлләре өчен аларның һәркайсына шул ук тәртип белән бер ел буе патшалык итү хокукы бирелгән. Кытайда быел яңа ел 25 гыйнварга туры килә, димәк, Күсе дә шул вакытта тәхеткә менәчәк.
2020 ел аеруча үзенчәлекле икән. Яңа ел гына түгел, 20 елга сузылган яңа цикл да башлана. Күсе әнә шул яңа циклны башлап җибәрүче җәнлек тә. Яңа юл, яңа карарлар һәм яңа мөмкинлекләр символы да булып тора. Кешеләр өчен генә түгел, ил буенча да зур үзгәрешләр булырга мөмкин, янәсе.
Без күсе белән тычканны кимерүчеләр дип җенебез сөймәсә, Көнчыгышта аңа мөнәсәбәт башка. Мәсәлән, һинд мифологиясендә акыл алласы булган Ганешның юлдашы һәм ярдәмчесе ул. Кытайда өйдә бер күсе дә булмаса, начар фал булып санала, димәк, хәерчелек һәм бәхетсезлек киләчәк.
2020 ел бизнес өчен бик уңышлы булырга тиеш дип фаразлый астрологлар. Шуңа күрә үз эшен башлыйм дип хыялланып йөрүчеләр өчен бик кулай вакыт. Бизнесыгыз инде бар икән, менә күреп торыгыз, эшләрегез гөрләп алга китәчәк. Ак Күсе байлык тупларга ярата. Аның кыштырдап йөрүен дә акча кыштырдавы белән тәңгәлләштерәләр кытайда. Тик күсенең бик сак һәм хәйләкәр булуын онытмагыз. Ул үзен куркыныч астына куймый, уйланмаган адымнар ясамый. Эшкуарлардан тыш журналистлар, язучылар һәм әдәбият белгечләрен дә үз яклавы астына алачак икән.
Күсе елында туган кешеләргә хас һөнәрләр: адвокат, бухгалтер, язучы, журналист, алып баручы, программист, идарәче.
Көнчыгыш илләрендә күсе бәхет алласының юлдашы санала. Тугрылык, эшчәнлек, аралашучанлык, харизма, итагатьлелек, хәйләкәрлек символы. Тик күсенең кире, көнче, үчле һәм салкын канлы булуын да онытмаска кирәк.
Яңа ел каршылаганда сүзләр бик зур көчкә ия булачак ди астрологлар. Яхшы сүзләр, изге теләкләр генә әйтергә кирәк. Киләсе елга гына түгел, 20 елга сузылган цикл башланган мәлдә теләкләр берничә ел өчен нигез була ала. Шуңа күрә һәр сүзне үлчәп сөйләгез, һәм теләкләрне уйлап кына куймагыз, ә телдән әйтегез. Күсе үпкәләп йөрүчеләрне дә яратмый. Шуңа күрә яңа ел туганчы якыннарыгыз белән дуслашыгыз.
Цикл буенча 2020 елгы Күсегә ак төс һәм металл стихиясе туры килә. Яңа ел киче бик матур булып, бәйрәм кәефе ташып торачак. Күсе яшәмәгән җир юк бу дөньяда: төньяктан эссе тропикларга хәтле рәхәтләнеп үрчиләр. Шуңа күрә яңа елны кайда каршыласагыз да, Күсе каршы килмәячәк. Бу кичтә ир-егетләр бик ыспай киенергә тиеш. Джемпер һәм джинсыларны читкә алып куегыз. Ә хатын-кызлар ак, алтын, металлик, коңгырт, зәңгәр һәм яшел төсләргә өстенлек биреп, затлы күлмәкләрен кисен. Күсе артык чуарны яратмый, тыйнак, классик стильне сайлагыз. Нинди кием кисәгез дә, киләсе елда баерга теләсәгез, алтын элементлар өстәргә онытмагыз ди астрологлар.
Бәйрәм табыны. Тавык, үрдәк, сыер ите әзерләгез. Иң мөһиме – өстәлгә сырның берничә төре куелган тәлинкәне чыгарырга онытмагыз. Исерткеч эчемлекләрне Күсе өнәми, тәмләткечләр белән әзерләнгән чәй урынлырак булыр.
Күсе елында туган дөньякүләм танылган кешеләр: Лев Толстой, Жюль Верн, Джек Лондон, Петр I, Принц Чарльз, Вильям Шекспир, Вольфганг Амадей Моцарт, Эмиль Золя һ.б.
Азактан, үзебезчә, “Имин һәм хәерле еллар булсын!” дип юрап куйыйк әле. Кытай символлары гына түгел, “Татар юрап китерә” дигәне дә бар бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ