Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Республика көнен бәйрәм итә

Чаллы һаман үзенчәЧаллыда шәһәр һәм Республика көне 29-30 август көннәрендә Чәчәк бәйрәме белән башланып китә,- дип хәбәр итте шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова.-Шәһәрнең элекке башл...

055lЧаллы һаман үзенчә
Чаллыда шәһәр һәм Республика көне 29-30 август көннәрендә Чәчәк бәйрәме белән башланып китә,- дип хәбәр итте шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова.-Шәһәрнең элекке башлыгы Рәфкать Алтынбаев шәһәр көне уңаеннан ел да август ае башларында чәчәк бәйрәме уздыруны гадәткә керткән иде. Тора-бара ул тантана Республика көнендә үткәрелә башлады. Быел чәчәкләр композициясе тарихи һәм әкият шәхесләренә багышлана. Тантана исә 29 августта Үзәк Мәйданда “Чулман буенда джаз” шигаре астында “Визит” оркестры концерты белән ачыла. Яшь режиссерларның бөтендөнья кинофестивалендә катнашкан 8 фильмы да тамаша кылынасы. “Осталар шәһәре” ярминкә-күргәзмәсендә шәһәр һөнәрчеләре халыкны үзләренең иҗат җимешләре белән таң калдырырга җыена. 30 августта шәһәр халкының төп игътибарын КАМАЗда җитештерелгән төрле маркалы автомобильләр йөреше җәлеп итәчәк.


Түбән Каманың түбәсе күккә тиде
Шәһәр башлыгы Айдар Метшин 30 августта узасы Республика көнен түбәнкамалыларга “Шәһәрдәге бәхет” дип атарга тәкъдим итте. Бәйрәм, нигездә, “Гаилә”, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, нефтехимиклар паркларында һәм Лемаев мәйданында узачак. “Гаилә” паркының кояшлы аланында спорт чаралары, төрле фестивальләр, концертлар үтүе көтелә. Лемаев мәйданында балалар коляскалары парды була. Ә менә Тукай исемендәге паркта исә “Гармуным – гомер юлдашым” дигән гармунчылар, гаиләләр иҗаты фестивальләре, “Биюче шәһәр” дигән кичке уеннар оештырылачак.Тантана бәйрәм солюты белән тәмамлана.


Әлмәт бәйрәмне нефтьчеләр паркында каршылый
Әлмәтлеләр Татарстан Республикасы көнен Татарстан нефтенең 60 елллыгы исемендәге паркта каршылый. Ул көндезге уникедә “Идел Болгарлары тарихы”, “Бал бөтен чирләрдән дәва”, “Кайнатма - илһам чыганагы” дигән күргәзмәләр белән ачыласы. Аннары бәйрәм программасы шәһәр халкына “Синең белән горурланам, республикам минем!” дигән концерт тәкъдим итәргә җыена. Тамашачылар “Виват, Татарстан!” дигән тынлы оркестр чыгышын да яратып тыңлар дип ышанасы килә. Кичен әлмәтлеләргә күренекле җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк


zelenodolsk2Ял итеп кит Яшел Үзәндә

Яшел Үзән халкы Республика көнен “Ямьле ишегалды – ямьле шәһәр – ямьле Татарстан” исемле чиста ишегаллары ярышы белән башларга ниятли. Алга таба, шуның дәвамы булып, ишегалды спартакиадалары уздырыласы. Соңыннан бәйгедә катнашучыларны зурлап бүләкләү тантанасы үткәреләчәк дип көтәләр. Төштән соң, “Родина” мәдәният сарае янында шәһәрнең мактаулы граңданнарна багышланган “Аларның тормышы – республикамның тарихы” исемле бакча ачылачак. Биергә яратучылар Театр мәйданында бию программасында катнаша ала. “Мирный” бизнес-үзәгендәге “ Туган көнең белән, республика!” исемле бәйрәм концерты да күплрнең күңелендә озак сакланыр дип уйланыла.


Чистай вальсына әйләник!

Чистайда Республика көне яр буендагы үзәк сәгатьләр янында “Спорт марафоны”, “Әкияти балачак”, “Чистай – талантлар шәһәре”, “Азоттан туңдырма”, “Бәйрәм игротекасы” кебек төрле уеннар белән башланып китәчәк. Аннары янәшдәге кафеда “Безгә бәлеш ашарга керегез” дигән чәй мәҗлесе оештырылыр дип көтелә. “Хәлвә көне” дип исемләнгән тамашада бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда, викториналарда, призлы уеннарда катнаша ала. Бәйрәм салютыннан соң яшләрне дискотека көтә. Килегез, үкенмәссез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ