Логотип Магариф уку
Цитата:

Илшат Әминов: Безгә бүген ике телле специалист кирәк, ә иртәгә – өч!

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге башлангычы белән 1996 нчы елдан бирле эшчәнлек алып барган "Алтын каләм" фестиваленең төп максатлары аталды.3-7 июльдә “Идел” яшьләр үзәге база...

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге башлангычы белән 1996 нчы елдан бирле эшчәнлек алып барган "Алтын каләм" фестиваленең төп максатлары аталды.
3-7 июльдә “Идел” яшьләр үзәге базасында “Алтын каләм – Золотое перо” XXIV Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
“Безнең әзерлек һәм эшчәнлегебез киләчәктә өч телле журналистларны булдыруга юнәлдерелгән”, - дип искәртеп китте “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов. Аның фикеренчә, специалист татар, рус һәм халыкара инглиз телендә дә, кеше сине аңларлык дәрәҗәдә, үз фикерен белдерә алырга сәләтле булырга тиеш.
“Минем уйлавымча, без республикабызда журналистика һөнәрен популярлаштыру максатына ирештек. Бүгенгесе көндә журналистикага КФУда, КазГИКта, КАИда өйрәнеп була. Нинди генә авыр чорлар булмасын, тик “Алтын каләм” фестивален туктаткан булмады. Конкурста җиңүчеләргә журналистка кирәкле җиһазлар (гаджетлар, наушниклар, колонкалар), лагерьларга юлламалар каралган. Тик иң әһәмиятлесе – шул программада катнашу. Мәдинә Маликова кебек танылган журналистлар белән аралашу тәҗрибәсе гомерлеккә истә кала”, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Конференциядә Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский фестивальгә карашын белдерде: “Татарстанда бюджет урыннар әз булуга карамастан, журналистика шактый популярлыкка ия. Безгә рус теленнән һәм әдәбиятыннан 100 балл җыйган балалар укырга керергә теләк белдерә. Әлбәттә, конкурста җиңүчеләргә аерым бер ташламалар каралган, әмма беренче очракта гомуми хохукларда БДИ тапшырылырга тиеш.”
Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Татарстанда “Сәләт” профиль сменаларының әһәмиятен әйтте. Анда яшьләр матбугат сәркатибе ролен башкара алалар. “Министрлыкка шундый специалист кирәк: журналистлар һәм яшьләр белән уртак тел табып, тиешле мәгълүмат тапшыра алырга сәләтле".
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ